Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
өчәү, Гамбәр апа. Ә син бер генә баш! Бәрәңге үстереп саткан акчаңны тозлыйсың, ахры, анаңны… – Сәмигуллага әдәп саклап торуы бик авыр иде. Ул иләмсез итеп күзен алартты, әмма «йомры-йомры» сүзен теш арасында кыстырып калдырды. – Ни, Гамбәр апа, безнең ызба бәләкәй, каралты-кура иске. Хуҗалыкны рәтләр идем, урын кысан.

      Гамбәр дөнья малының ялына ябышып ятамыни, и Ходаем! Бәрәңге саткан акчасына ул кулъяулык та алмый, мәчет кирәк-ярагына тота иде. Менә быел түбәсеннән су ага. Аны көзгә шифер белән яптырырга кирәк… Гарәфетдин балакайны кышкы суыкларда ничек азанга йөртер? Бишмәте кырык ямаулы, итегенең олтаны тишек. Аның өс-башын бөтәйтү – Гамбәр намусында.

      Тик боларны шушы бәндә кисәгенә берәмтекләп аңлатудан ни мәгънә? Моның күңеле – кояш көйдереп яргаланган каты балчык: нихәтле генә су сипсәң дә җебеми.

      – Бакча закунный минеке, энем.

      – Знамы синеке, албасты хатын… Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди.

      – Киселәсе көннәрегез алда әле.

      – Нәмә дисең, күрше апа?

      Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса, аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый. И адәм, синнән барысы да өелеп кала ласа!

      – Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, – диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган йөз, ул бик тар, өстәвенә нурсыз һәм котсыз иде.

      Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде.

      – Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик!

      Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына:

      – Бусына шөкрана ит, – диде.

      Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты:

      – Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы!

      – Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем.

      – Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы!

      – Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем.

      – Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара!

      Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгәсен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре «яудырды». Гайрәтләнеп, күршесенең дөньясын туздырыр иде дә Гамбәр, әмма ниндидер көч «Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!» диде. Ул көч ачу-ярсуыннан