. . Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор:
Издательство:
Серия:
Жанр произведения:
Год издания:
isbn:
Скачать книгу
кагылышлы фикерләре дә игътибарга лаек. Әдәбият тарихында Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре турында күп язылды, бер-берсенә капма-каршы күп нәрсә әйтелде. И. Нуруллин бу шигырьгә карата профессор Г. Нигъмәти карашын нигез итеп ала.

      И. Нуруллин – бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатын тикшерүгә күп көч куйган галимнәрнең берсе. Ул – Тукай турындагы күп мәкаләләр, монография һәм хикәяләр авторы. Аның бу хезмәтендә бер бүлек шагыйрь иҗатындагы төп эволюцияне – хезмәт халкының интересларын ялкынлы рәвештә яклаучы реалист шагыйрь булып җитешүе эволюциясен күрсәтүгә багышланган. И. Нуруллинның исбат итүенчә, Г. Тукай беренче адымында ук без күреп ияләнгән Тукай булмаган: шагыйрь буларак, аның язмышы 1905 елгы революциягә бәйле рәвештә алга барган һәм, бөтен хаталарын, кимчелекләрен кыю рәвештә таптап үтеп, Тукай халык шагыйре, трибун шагыйрьгә әйләнгән. Тарих, әдәбият галимнәренең соңгы еллардагы тикшеренүләре шагыйрь тормышына, иҗатына кагылышлы күпсанлы яңа мәгълүматлар белән баетылды, һәм бу мәгълүматлар Тукайны безнең күз алдында тагын да күтәрә баралар. Нәкъ шуңа күрә дә, И. Нуруллинның үз сүзләре белән әйткәндә, Тукай матурлауга мохтаҗ түгел. Ләкин ни өчендер И. Нуруллин соңгы хезмәтендә үзе үк шагыйрьне «матурлау» белән мавыккан. Мәсәлән, ул Г. Тукайның беренче әсәрләреннән булган «Яз галәмәтләре» дигән шигырен ала да һич тә көтелмәгән нәтиҗә ясый:

      «Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,

      Һаваларда кошлар оча болыт-болыт, –

      ди шагыйрь. Бу юлларда, һичшиксез, гади язны гына түгел, бәлки җәмгыятькә Беренче рус революциясе китергән язны да чамаларга мөмкин»7. Нигәдер авторның бу фикере ышандырып бетерми. Әгәр инде Тукайның политик сизгерлеген исбат итәргә телисең икән, моннан башка сәнгатьчә югарырак эшләнгән шигырьләреннән чыгып исбат итү автор өчен җиңелрәк һәм отышлырак булыр иде бит!

      Китапның алдагы басмаларында автор кайбер кабатлауларны (бигрәк тә мәгърифәтчелек чоры әдәби-эстетик принципларына һаман саен әйләнеп кайту), әдәбият тарихында нинди дә булса кыйммәте булмаган кайбер фикерләр белән кирәксез бәхәскә ташлануларны кыскартса, яхшырак булыр иде.

      Гомумән алганда, И. Нуруллинның әлеге тикшеренүе – ХХ йөз башы әдәбияты буенча теоретик пландагы зур һәм әһәмиятле хезмәт. Бу тикшеренү соңгы елларда әдәбият фәнебезнең чын-чыннан киң колач алып тирәнәя, үсә баруын тагын бер тапкыр раслый.

Социалистик Татарстан. – 1967. – 12 гыйнвар

      Ул кабызган утлар

      Тинчуриныбыз бар иде…

      Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде. Тинчуриныбыз – мәдрәсәдән революциягә, аннан сәхнәгә аяк басып кулына каләм алган культура эшлеклебез, эрудицияле артистыбыз, драматургыбыз бар иде…

      Тинчуринның мирасы һәм намуслы исеме безгә партиянең ХХ съездыннан соң кабат әйләнеп кайтты. Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә


<p>7</p>

Нуруллин И. Күрс. хезм. – 141 б.