Тинчурин мирасы бик бай. Без әле аның мирасын 1956 елда дөньяга чыккан зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре буенча гына беләбез.
Тинчуринның халыкчан иҗаты Советлар Союзында шулкадәр киң таралган – һәр драматургның әсәре шулай Казаннан алып Байкалгача тарала алса иде… Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:
Тамбур инәләре көмеш саплы,
Немец илләреннән алынган…
Казанга кайткач тикшереп карасак, бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән. Хәер, бу җыр Горький, Рязань якларында йөрүче фольклорчыларны да күп мәртәбә адаштырган һәм халык иҗаты китапларына кабат кергән.
Тинчурин-драматург хакында соңгы елларда гел телгә алына, языла. Тинчурин-прозаик турында гәрчә 1960 елда тугыз мең тираж белән чыккан «Мәрҗәннәр» сатылып бетсә дә, нигәдер аз беләбез әле. Әйе, Тинчурин оста хикәяче дә иде. Печән базары каһарманнарын, мондагы мещанлыкны, каралыкны прозада тагын кайда күрә аласыз? Бары тик «Мәрҗәннәр»дә генә. Яки үзе турында күп легендалар тудырган кавказлы Шамил гаиләсенә кагылышлы мәгълүматларны кайда таба алырсыз? Шәех Шамилнең улы Казан тарихына турыдан-туры бәйле иде бит. Тукай урамында кешеләр әле дә булса «Шамил пулаты» яки «Шәфи пулаты» дип йөрткән бер йорт бар. Петербург аристократиясе каршында уенчыкка әйләнгән мундирлы Шәфи Шамил язучы Тинчурин тарафыннан искиткеч калку фигурага әйләндерелгән. Мәдрәсә каравылчысы самими күңелле, саф әхлаклы Әсир Черкес бу купшы генералдан никадәр югары тора! Кавказлы әсир белән фаэтонда узып барган кавказлы генерал арасында никадәр аерма, никадәр тирән упкын. Шулай… Аристократлар интересы бар, һәм гади халыкның үз юлы, үз ватаны бар – Тинчурин моны сәнгатькярләрчә тотып алган һәм оста тасвирлаган.
Татар мәдрәсәләрендәге шәкертләр хәрәкәтен бары тик Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы буенча гына белә идек. Тинчуринның «Мәрҗәннәр»ендә бу хәрәкәт – шәкертләрнең урам сугышларында катнашуы, полициягә, патшаның кораллы көчләренә каршы сугышулары – искиткеч җанлы картиналар аша бирелгән. Әйе, бишенче ел революциясе меңләгән татар шәкертләрен үз дулкыннары эченә алды, аларның күзләрен ачты. К. Тинчурин әнә шул меңләгән шәкертнең берсе иде, һәм бишенче ел революциясе белән күзе ачылган егет шул юл белән халыкка хезмәт итүгә килде. «Мәрҗәннәр»дәге төп герой Сөләйман,