Күргәнебезчә, «Туган тел» язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән төзелгән. Шулай булгач, дәреслек төзүчеләр алдында чит ил, рус һәм татар әдәбиятыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә «Туган тел» китабы – зур хәзинә. Аны төзүчеләр бу китапның әнә шул хасиятен истән чыгармасыннар иде.
Зур хезмәт
Китап киштәләренә игътибарга лаеклы бер хезмәт өстәлде: университет нәшриятында әдәбият белгече Ибраһим Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты» дигән зур күләмле тикшеренүе дөньяга чыкты. Татар әдәбияты белгечләре һәм филология бүлеге студентлары өчен кирәге зур булачак бу китап СССР халыклары әдәбияты буенча эшләүче галимнәр өчен дә файдалы булыр.
Гомумән алганда, соңгы елларда ХХ йөз башы әдәбияты тарихына кагылышлы хезмәтләргә мохтаҗлыктан чыгып бара идек. Ләкин И. Нуруллинның бу тикшеренүе, безнең фикеребезчә, шуның белән отышлы ки, автор монда ХХ йөз башы татар әдәбиятын, бербөтен итеп алып, теоретик планда карый. Автор бездә моңарчы гадәт итеп алынган әдәбият тарихы рамкаларыннан баш тарта. Аның фикеренчә, ХХ йөз башы әдәбияты тарихын календарь срок булган ХХ гасырның беренче елыннан түгел, ә татар әдәбиятында критик реализм принциплары формалаша башлаудан алып өйрәнергә кирәк. Без бу фикергә тулысынча кушылабыз, чөнки 1905 елгы революция алды еллары әдәбияты өчен әле мәгърифәтчелек реализмы хас, һәм татар язучыларының барысы да диярлек ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары йогынтысында иде. И. Нуруллин, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, әнә шул ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары эчендә критик реализм элементларының киңәюен, мәгърифәтчелек эстетикасын какшату тенденциясен күзәтә һәм ХIХ йөз әдәбияты белән ХХ йөз әдәбиятын бәйли торган бөтен бер чорны безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Автор мәгърифәтчелек реализмының акрынлап детальләштерү, индивидуальләштерү кебек элементлар белән баеп, критик реализмга таба үсеш эволюциясен ача. ХIХ йөз ахырындагы татар әдәбиятында жанрлар үзенчәлеге, мәсәл жанрының бу чорда активлыгы мәсьәләсе дә безнең әдәбият белемендә беренче тапкыр тикшерелә. И. Нуруллинның бу китабы мәгърифәтчелек реализмын тикшергән кереш бүлеге белән бик тә отышлы. Ләкин автор монда, алдарак үзе тикшерәчәк критик реализм әдәбиятын тагын да калкурак итеп күрсәтергә теләүдәнме, үз заманында прогрессив роль уйнаган мәгърифәтчелек реализмының геройларына каты һәм берьяклырак хөкем чыгара: әдәбиятның бурычын әхлак төзәтүдә дип күргән язучының персонажлары, ди автор, «җаннан-каннан мәхрүм булып, күбрәк язучының фикерләрен укучыга җиткерә торган рупор хезмәтен генә үтиләр»4. Безнең фикеребезчә, бу тамганы ХIХ йөз драматургиясенә карата кулланырга яраса да, шул чорның поэзиясенә һәм прозасына карата гомумән кулланырга ярамый. Һәрхәлдә,