Без югарыда халыкчанлык турында сөйләдек. Укытучы халыкчанлыкны теге яки бу әсәр мисалында конкрет аңлатырга тиеш. Халыкчанлыкның беренче һәм иң мөһим шарты – әдәби әсәрдә гомумхалык әһәмиятле булган проблема куелган булуы. В. И. Ленин Толстой әсәрләрендә «бөек мәсьәләләр»нең киң һәм тирәнтен күтәрелүен югары бәяләде, Толстойның үз эпохасындагы иң характерлы каршылыкларны чагылдыруына әһәмият бирде.
Әсәрдә куелган проблеманы халык интересларына туры китереп чишү «әдәбиятта халыкчанлык» дигән төшенчәнең икенче төп шарты була.
Хәзер әсәрнең халыкка аңлаешлы яки аңлаешсыз булуы мәсьәләсе килеп баса. Әйтик, теге яки бу язучы әсәрендә гомумхалык әһәмиятле булган проблема өстенлек алды ди. Шул проблеманы халык интересларына туры китереп чиште дә ди. Ләкин әсәрнең формасы, теле киң халык массаларына аңлашылмаса, бу әсәр әле халыкчан була алмый. В. И. Ленин, сәнгатьнең халыкчанлыгы турында сөйләгәндә, сәнгать массалар тарафыннан аңлашылырлык булырга тиеш, диде. Димәк, әдәби әсәр үзенең формасы белән демократик, киң халык массаларына аңлаешлы булуы халыкчанлыкның тагын бер шартын тәшкил итә.
Инде хәзер шул үлчәү белән борынгы татар әдәбиятына кереп карыйк. VIII класс укучыларына тәкъдим ителә торган «Кыйссаи Йосыф» поэмасында нинди әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә соң? Бу әсәр киң халык массаларының зәвыгына җавап бирәме, туры киләме? Моның нигезенә бит дини мифология алынган. Дәреслектә бу сорауларга җавап бирергә тырышылды. Ләкин дәреслек – укучы өчен.
Тезмә белән язылган, көйләп укыла торган әсәрләр, әлбәттә, бер «Кыйссаи Йосыф» белән генә чикләнмәгән. Халыкның шүрлегендә «Бәдәвам» да, «Мөхәммәдия» дә булган. Ләкин халык күңелендә «Бәдәвам» да, «Мөхәммәдия» дә түгел, ә нәкъ менә «Кыйссаи Йосыф» кебек әсәрләр сакланган. Моның төп сәбәбе әнә шул халыкчанлыктан килеп чыга. «Бәдәвам» – көйле, рифмалы әсәр. Рифмасы да төгәл, иҗеге дә ыспай, теле дә аңлаешлы. Ләкин анда кеше күңелен кузгатырлык әһәмиятле проблема куелмаган. Анда әдәби образ-герой да юк. Ул дини вәгазьдән гыйбарәт. Бу әсәр кешене дөньяның бөтен ләззәтеннән баш тартып, гыйбадәт белән генә шөгыльләнергә куша. «Кыйссаи Йосыф» та дини идеологиядән азат түгел. Анда да Хак Тәгалә кешегә алдан нинди язмыш билгеләсә, кеше шул юлдан чыга алмый дигән караш уздырыла. Ләкин поэманың авторы үзенең дөньяга карашларында шулкадәр бутала – ахырда анда гуманистик караш җиңеп чыга. Поэмадагы гуманистик караш – кеше күңеленең сафлыгында. Кешегә явызлык эшләгән бөтен кеше бу поэмада җәзалана. Хәтта