Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03762-4
Скачать книгу
тотыйк: әгәр революциягә кадәр бернәрсәбез дә булмаса, революция көннәрендә безнең Вахитовларыбыз, Якуповларыбыз, Ибраһимовларыбыз, Сәетгалиевләребез дә булмас иде; революциягә кадәрге демократик әдәбиятыбыз булмаса, Такташлар, Җәлилләребез дә тумаган булыр иде. «Греция һәм Рим тарафыннан салынган фундамент булмаса, – дип язды Ф. Энгельс үзенең мәшһүр «Анти-Дюринг» дигән хезмәтендә, – хәзерге Европа да булмас иде… Антик колбиләүчелек булмаган булса, хәзерге социализм да булмас иде».

      Безнең аерым тукталырга теләгән мәсьәләбез – татар мәдрәсәләре турында. Мәдрәсәләрне без күп сүктек, озак сүктек. Схоластик мәдрәсәне дә сүктек, җәдит мәдрәсәне дә сүктек. Әйтергә кирәк, белеп тә, белмичә дә. Тик шул мәдрәсәләр эчендә өлгерә башлаган демократик фикер, хөррияткә омтылыш, демократик әдәбият тудыруга омтылышның беренче адымнарын гына искә алмадык. Татар җәдит мәдрәсәләрендә белем алган Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, С. Сәетгалиев, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм башка бик күпләрнең коммунистлар партиясенә кереп азатлык өчен көрәшеп йөргәннәрен, совет-партия аппаратларында эшләгәннәрен искә алмадык. Ниһаять, татар мәдрәсәләре турында фән сүзе әйтер вакыт җитте. Сәйфи ага Кудаш үзенең мемуарларында әнә шул турыда әһәмиятле сөйләшү башлый, һәм китапның бу урыны аеруча игътибарга лаек. Уфаның «Галия», Әгерҗенең «Буби» мәдрәсәләре һ. б. бик күп уку йортларының тарихы, татар яшьләре арасында ислах хәрәкәте белән башланып, турыдан-туры азатлык хәрәкәтенә килеп тоташты. Моның шулай икәнлеген Галимҗан Ибраһимов һәрвакыт әйтеп килә иде. Бөек әдипнең «Аң» журналында «Галия» җитәкчесе Зыя Камали турындагы мәкаләсен генә хәтерлик. Моннан аңлашылганча, Зыя Камали (дини уку йорты җитәкчесе!) шәкертләренә шундый итеп белем биргән ки, аның дәресләрен яхшы үзләштергән шәкертләр, «Галия»не тәмамлаганда, диннең ялган икәнлеген аңлап китә торган булганнар! Татарская учительская школаның да мөгаллимнәре Ш. Мәрҗани һәм Таип Яхиннарны алыйк. Ш. Мәрҗани һәр адымында диндарлыкны түгел, ә кешенең акылын беренче планга куйган. Ул шәкертләрдән «Шәригать ничек куша?» дип түгел, «Ә син үзең ничек уйлыйсың?» дип сорарга яраткан. Учительская школа Таип Яхиннан да уңмаган: дин мөгаллиме имтихан вакытында шәкертләренә «нәрсә белсәләр, шуны мыгырдарга» кушкан, һәм тәбарәк укырга тиешле шәкерт инспектор каршында ясин укып җибәргәндә, Таип карт «Һай, бәрәкалла, менә рәхмәт төшкере, әйбәт җавап бирәсең» дип, мыек астыннан көлеп утырган. Теге патша чиновнигы шәкертнең нәрсә сөйләгәнен барыбер аңламый бит! С. Кудашның мемуарында кызыклы гына саннар китерелә: «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган 1500 кешенең нибары 37 се мулла булып киткән. Ә авторның шул мәдрәсәдә укыган 100 сабакташы арасыннан 59 кеше коммунистлар партиясенә кергәннәр. Аларның зур күпчелеге социалистик төзелеш фронтларында намуслы хезмәт күрсәткәннәр. «Галия»дә укып чыгып, соңыннан галим, язучы, журналист булып киткән Урта Азия шәкертләренең дә саны 242 икән. Кыскасы, өлкән әдип яшь тарихчыларга йомгакның очын биргән,