Кибиткадагы уйчан егет – күптән түгел генә лицей тәмамлаган, «Буталчык эш» дигән повесте өчен Вяткага сөрелгән язучы Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин.
«Шәп түгел безнең бу тирәләр, – ди аңа кибиткадагы юлдашы, – ямьсез. Урманнар исән чагында яшәп була иде әле. Ә хәзер әйтерсең ахыр заман җитте…»
Вяткада уздырган еллары талантлы сатирикка алдагы иҗаты өчен бетмәс-төкәнмәс материал бирә. Сөргендә дә ул чиновник булып хезмәт итә. Раскольниклар эшен тикшерү буенча Вятка, Казан h. б. губерналарны йөреп чыга, мужикларның аяныч тормышын, өяз аппаратларындагы коточкыч башбаштаклыкны, чиновникларның караклыгын, гомумән, империядәге законсызлыкны күрсәтә. Вятка губернасы (ул чагында Вятка губернасына хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары да кергән) шундый башбаштаклыкның нык җәелгән урыны булган.
Михаил Евграфович әнә шундый атмосферада хезмәт итә. Һәм аның үзенә дә, канцелярия чиновнигы буларак, мондый эшләрне тикшерергә еш туры килә. Раскольниклар эшен тикшерүне дә, чиновникларны сатып алу мөмкинлекләре булганга күрә, намуслы кеше Салтыковка тапшыралар. Әмма ул раскольниклар эше турында җитәкчелек теләгән эчтәлектәге материал бирә алмый. Өяз шәһәрләрендә ул городничийлар, исправникларның чамадан тыш азуын, судсыз-законсыз рәвештә теләсә ни эшләп ятканын күрә. Вятка, Алабуга, Мамадыш, Сарапул якларындагы шундый чиновникларның бөтен бер галереясы Салтыковның «Губерна очерклары»на нигез материал, прототиплар булып хезмәт итә. Мәсәлән, очеркларның «Подьячийның икенче хикәясе» дигән бүлегендә Фейер фамилияле городничий образы бар. Фейер – чын мәгънәсендә кеше талаучы; аның өчен намус, оялу, кыенсыну сыйфатлары ят күренеш. Акча талау, халыкны өркетеп, котын алып яшәү – аның төп максаты шул. Аның прототибы – Салтыковка яхшы таныш булган городничий фон Дрейер. Сарапулдагы эшләрне тикшергәндә, Салтыков бу немец түрәсенең салкын кан белән халыкның «тиресен тунап» ятуын күреп гаҗәпкә калган.
«Губерна очерклары»на Мамадыш исправнигы Павел Афанасьевич Иванов та прототип булып кергән. Очеркларда Мамадыш шәһәре Черноборск дип аталган. Аның исправнигы Иванов әсәрдә «Маремьянкин» дип бирелгән. Халык арасында аны «Живоглот» (тереләй йотучы) дип йөртәләр икән. Әсәрдә Живоглот коточкыч талаучы, хулиган, намуссыз түрә итеп сурәтләнгән. Живоглотның прототибы – Мамадыш исправнигы Иванов та шундый булган. Бу түрә татар телен шулкадәр яхшы белгән, татар авылларында аның рус чиновнигы икәнлегенә шикләнеп караганнар һәм «тугач алыштырылган» дип йөрткәннәр. Әсәрдә шундый күренеш бар: генерал Алексей Дмитрич янына алпавыт