Г. Нигъмәти мирасының кыйммәтен тәэмин иткән сәбәпләрнең тагын берсе, ихтимал, аның биографиясеннән киләдер. Ул әдәбият мәйданына Гражданнар сугышы фронтларыннан килде һәм Октябрь казанышлары аңа аеруча кадерле, үз иде. […] Ул үткәндәге әдәби мираска, аның демократик өлешенә зур ихтирам белән карады, культура мирасына мөнәсәбәттә һәрвакыт ленинчыл позициядә торды. Нигъмәтинең теләсә кайсы тәнкыйть мәкаләсендә бу демократик юнәлешне дәвам иткәндә генә яңа әдәбиятның үсүе мөмкинлеген, пролетариат әдәбиятының буш урында барлыкка килмәве турындагы фикерләре нигез булып ятты.
Өченчедән, Г. Нигъмәти егерменче еллар башындагы әдәби бәхәсләр, эзләнүләр чорында әдәби әсәргә бәя бирүдә марксистик-ленинчыл ачкычны башкаларга караганда тизрәк тапты. Берәүләр әдәби әсәрләрнең кыйммәтен бары тик эчтәлеккә, икенчеләр формага кайтарып калдырырга тырышканда, бәхәсләшкәндә, ул пролетариат әдәбиятында эчтәлек белән форманың бербөтен булуын, яңа әдәбиятның кеше рухын кузгатырлык гуманистик эчтәлекле, азатлык, хөрлек идеясен үткәрә торган әсәрләрдән торырга тиешлеген, ләкин шул ук вакытта бу күркәм идеянең сәнгатьчә матур формага өртелеп бирүен яклады.
Егерменче еллар татар совет әдәби тәнкыйте өчен бу фикернең җиңеп чыгуы – зур казаныш.
Тәнкыйтьче мирасының (бу Нигъмәти өчен генә түгел) алдагы буыннар күңелендә гомерен озынайта торган тагын бер сыйфат бар. Бериш тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләре алар тикшергән әсәрләр тормышта эз калдырмау аркасында онытыла. Монысы инде тәнкыйтьченең алдан күрүчәнлегенә, сизгерлегенә бәйле. Нигъмәтидә әнә шул сыйфат – алдан күрүчәнлек көчле булган. Ул, совет тәнкыйтьчеләреннән беренче буларак, Ибраһимов, Гафури, Коләхмәтовларның иҗат лабораторияләрен киң планда тикшергән. Шул ук вакытта үсеп килә торган зур яңа талантларны әдәби процесста калку итеп күрсәтүгә ирешкән, Туфан, Такташлар иҗатын пропагандалаган. Тагын шунысы бар: беренче әсәре белән халыкка күренгән яшь, әлегә «исемсез» язучыларның киләчәген ул төгәл билгеләгән. Мәсәлән, яшь Гази, яшь Әмирләрнең каләмендәге өметне беренче башлап Нигъмәти күргән һәм матбугатта әйтеп чыккан. Безнең уебызча, тәнкыйтьче мирасының озын гомерлелеге әнә шунда да, ягъни ул үткән әдәбиятның демократик катлавын яклап, бүгенгенең зур талантларын аерып алып күрсәтеп кенә калмый, ә әдәбиятның киләчәген дә билгели, киләчәккә күпер дә сала.
Г. Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге аның журналистлык эшчәнлеге белән бергә барды. Ул беркайчан да «саф», «коеп куйган» әдәбият тәнкыйтьчесе генә булмады. Журналистлык хезмәтен ул «Кызыл яу» дигән хәрби газетада эшләп, Колчак тылына ташлау өчен прокламацияләр язудан башлаган иде. Бераздан без аны «Азат Себер»дә, ә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетын тәмамлап чыккач, «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы (1926–1928) сыйфатында