Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03762-4
Скачать книгу
язучы, шагыйрьләребез турында да уйландым. Безнең бүгенге Татарстаныбызның йөзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә аламы ул иптәшләр? Бит бүгенге татар совет әдәбиятының дәрәҗәсе турында трибунага чыгып үзенең хикәясе яки шигырен укыган әнә шул әдип буенча фикер йөртәчәкләр. Башка өлкәгә, башка шәһәргә барып трибунага чыккан әдипнең үз өстенә алган миссиясе зур, бик зур! Шуны уйласаң, кунакларны иң күренекле язучылардан гына җибәрерлек.

      Хәер, сүз «Кыргыз хикәяләре» турында иде бит әле.

      Китап – халыкның культура үсешенең көзгесе. Иң башта – бу китапның төзелү принциплары турында. Бу – үзенә күрә бүгенге яшь кыргыз язучылары турында белешмәлек тә. Берәү өчен дә сер түгел, күңелгә ошаган әсәрнең авторын һәркемнең дә якыннанрак беләсе килә. Кем ул? Аңа ничә яшь? Моның тагын нинди әсәрләре бар? һ. б., һ. б. сораулар, дөресен әйтик, һәр укучының күңелендә туа. Ахырга кадәр әйтеп бетерсәк, инде, әлбәттә, әсәре күңелгә ошаган авторның тышкы кыяфәтен дә күрәсе килә. Китап чыгаручыларга, әдәби журнал чыгаручыларга ошыймы бу, ошамыймы – укучы әнә шулай уйлый. Кайбер әдәби әсәрләрне, кайбер язучыларның өченче, дүртенче әсәрләрен бездә дә әнә шундый биобиблиографик белешмәлек белән якты дөньяга чыгарганда һич тә үкенерлек булмас иде. «Юность», «Иностранная литература» кебек әдәби журналлар моны тикмәгә генә шулай эшләмиләр. Бу нәрсә редакцияләрне, укучыларны һәм, ниһаять, авторларны вакытны ала торган «язышудан», бик еш кына мәгънәсез сорауларга җавап хаты язып утырудан азат итәр иде.

      «Кыргыз хикәяләре»нең күңелгә бик тә ошаган беренче тышкы атрибуты – һәр язучы, китапка кергән һәр автор турында кыскача гына биобиблиографик белешмәлек бирелгән булуы. Берәүгә дә сер түгел, бу китап чыкканчы, күбебезнең кыргыз әдәбияты турында иң зур мәгълүматы – Чыңгыз Айтматов һәм аның әсәрләре буенча гына иде. Карасаң, Чыңгыз Айтматов бүгенге кыргыз прозасында һич тә ялгыз түгел икән. Аның янында моңарчы без белмәгән, кызганычка каршы, әсәрләрен моңарчы укымаган әллә кемнәр, әллә кемнәр бар икән… Аларда, тугандаш кыргызларда, бер үзенчәлек бар: яшь кенә бу язучылар күптөрле жанрда үзләрен сынап карыйлар. Кайсы киносценарий яза, кайсы шигырь дә, сценарий да, драма да, хикәя дә яза. Яшь кенә бу егетләрнең драма әсәрләре илебезнең бик күп театрларында бара икән. Ә инде аларның балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшләүләре! Роман авторы, киносценарий авторы, фәлән-фәлән китаплар авторы – ә үзе балалар язучысы! Безнең өчен гыйбрәтле хәл бу. Без бит, турысын әйткәндә, бераз гына катгый бүләбез: олылар әдәбияты икән, ул Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Бәширов, М. Әмир, А. Гыйләҗев, А. Расих дибез. Балалар әдәбияты икән, тавык чебиләре, күрше әбигә утын ярып, су китереп ярдәм итә торган «положительный» малайлар турында язучы бер-ике ханымны күз алдына китерәбез.

      Китапта төрле дәрәҗәдәге хикәяләр, төрле язмышлы авторлар бар. Төзүче дә сизгән, ахрысы, хикәяләрнең иң көчлеләрен, кеше күңеленә иң нык тәэсир итә торганнарын алга урнаштырган. Шулай була бит. Мәсәлән… чәй эчкәндә. Беренче чынаяклар куерак, хуш ислерәк була. Шулай да мин сүзне икенче хикәядән – Мар Байҗиевның «Елмаю»