Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
пошёл середняк») искә төшерсәк, фәндә дә шулай булды: «середняк» докторлыкка таба юл алды. Кандидат кеше кандидат булмаган кешедән (әйтик, тел галиме И. Абдуллиннан), доктор булган галим докторлык дәрәҗәсе алмаган галимнән (әйтик, кандидат X. Курбатовтан) өстен тора итеп карала башлады. Әсәрләреннән бөтен дөнья халкы файдаланган Аристотель, Н. Буалоның гыйльми дәрәҗәләре бөтенләй булмаганын, гаҗәеп талант иясе, әдәбиятчы М. Бахтинның нибары кандидат кына икәнлеген без искә алмаска тырыштык. Тарихыбызны хәтерлик: Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Шәрәфләр арасында социаль-сәяси әллә никадәр бәхәс, ызгышлар булса да, ул бәхәсләрдә профессорлык-докторлык яки кандидатлык яссылыгында бер сүз дә әйтелмәгән. Безгә гыйбрәт бу!

      …Европаның гыйлем учаклары безгә таба йөз бора. Европа гыйлеме безгә күз тутырып карый, элемтә эзли. Безгә таба каршыга килә башлагыз, ди. Ә без… качабыз, оялабыз. Безнең филология галимнәренең Европа белән аралашырлык, аңлашырлык көчләре, куәтләре юк. Физиклар, математиклар, химиклар ул өлкәдә безнең филологлардан күп өстен. Алар – татар егетләре – Африка, Азия илләренә барып, физика-химия, математикадан югары уку йортларында француз, инглиз телләрендә лекция укыйлар. Физика һәм математика фәннәре буенча ике тапкыр доктор Рәис Бохараев әле Лондонда, әле Америка Кушма Штатларында, әле Көньяк Америкада лекцияләр укып йөри. Мин академиклар Р. Сәгъдиев, К. Вәлиев, М. Мәхмүтовларны әйтмим дә инде…

      …Мадьяр галимнәре безнең гыйльми, мәдәни үсешебез өчен нинди игелекле эшләр башкарып яталар икән! Аларның гыйлем дөньясында безнең татар халкының акылы, эстетик фикере, мәдәнияте шаулап яшәп ята икән.

      Безнең халкыбызга, тарихыбызга ихтирам саклап, безнең белән аралашырга колач җәеп әзер торган бу галимнәргә халкыбыз исеменнән рәхмәт! «Казан утлары» журналының укучылары да бу фикеремә бердәм кушылырлар дип өмет итәм.

Казан утлары. – 1990. – № 2

      Язучы булу кыенмы?

      Бер дә кыен түгел. Моның өчен производствода алдынгы булырга һәм язучылыкка алуларын сорап гариза гына бирергә кирәк.

      Менә Татарстанда 1924 елның февралендә оешкан язучылар берләшмәсенең («Сулф» – сул фронт) составы:

      Г. Измайлов, Ярлы Кәрим, Г. Кутуй, Г. Толымбайский, В. Уразай, X. Исхаков, Ризванов, Ф. Таһиров, Ф. Яһудин, Г. Хәмзина, Ш. Мәхмүт, Сирин, Т. Госманов, И. Әбраров, Ә. Мәҗитов, Алимбиков, X. Рәфыйков, Ә. Исхаков, Г. Надиров, Г. Шәмсетдинов, К. Әмири – барлыгы егерме бер кеше. Игътибар итегез, шулардан нибары алты-җиде кеше генә татар әдәбиятында эз калдырды, ә Толымбайский кебекләре әдәби эз белән бергә канлы эз дә. «Күп иптәшләр «Сулф» оешмасын «яраксыз элементлар оешмасы» итеп уйлыйлар, шуның өчен списканы бөтен укучыларга белгертергә тиеш күрелде», – дип яза Толымбайский.

      Чынлыкта исә «күп иптәшләр» бик үк хаталанмаганнар… (мәгълүмат «Татарстан» газетасының 1924 ел, 108 нче саныннан).

      Ә, алаймы? Сез «Сулф»мы? Ә менә без – «Октябрь күмәге». Шул ук газетада бер атна үткәндә яңа хәбәр: «Октябрь күмәге»нә членнар