Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
армиясендә мөселманнарның шактый күп булуы төрек милләтчеләренең эшкә ашмас хыялларын тагын бер тапкыр канатландырып җибәрә. Төрек милләтчеләре, бу сугышның да талау, империалистик сугыш икәнлеген искә алмыйча, «мөселманнар белән кяферләр арасындагы сугыш» турында искереп беткән мирасны яңарталар. Кяфер – мөселман булмаган кеше. Ләкин бу сугышта Төркиянең союзнигы Германия үзе дә «кяфер» дәүләте иде. Югыйсә исәп бик гади иде: сугыш Россия белән барганлыктан, рус армиясе составындагы мөселман солдатларының аңына, рухына тәэсир ясау, шуның белән аларны үз якларына аудару һ. б. Шул максатларны күздә тотып, Германиядә татар телендә китап бастыру, газета, календарь чыгару кебек чаралар уздыруның бөтен бер программасы билгеләнә. Төрек милләтчеләре «газават мәҗбүри» дигән лозунг күтәрәләр һәм бу сугышта, гомумән, империалистик дәүләтләргә каршы түгел, ә француз, рус, инглиз милләтләренә каршы көрәшкә чакыралар, бу милләтләргә карата дошманлык орлыгы чәчәләр. Мондый пропаганда бигрәк тә Германиягә, Австро-Венгриягә әсирлеккә төшкән мөселман солдатлары арасында җәелдереп җибәрелә. Бу максатка хезмәт иткән әдәби-публицистик чыганакларның безгә мәгълүм булганнары түбәндәгеләр:

      1. Газеталар. Болар гыйльми китапханәләрдә сакланмаганнар, аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин.

      2. «Яңа Шәрык» типографиясендә татар телендә басылып чыккан китаплар: әлифба, уку китабы, «Алмания-Шәрык» җыентыгы һ. б. Уку китабын без шартлы рәвештә «Әсирләр китабы» дип йөртербез, чөнки аның тышлык бите югалган.

      3. Татар әсирләренең авыз иҗатын туплаган китаплар.

      Сугыш башланып, Германия тылына беренче татар әсирләре озатылу белән, Германиядәге исламчылар һәм төрекчеләр сугышның характерын дини мәсьәләгә кайтарып аңлаткан ике газета чыгаралар: «Җиһадел ислам» һәм «Җиһад» газеталары. Беренчесен мәгълүм журналистлар Габдерәшит Ибраһимов һәм Галимҗан Идриси чыгаралар. (Галимҗан Идриси – татар журналисты. «Шура» мөхбире буларак, Төркиягә бара һәм Беренче бөтендөнья сугышы аркасында Ватанына кайта алмыйча кала. Бераздан Германиягә барып чыга. Әсирләр арасында эшли, татарча газета чыгара. Егерменче елларда «Татарстан» газетасының Берлиндагы мөхбире булып хезмәт итә. Г. Идрисинең Германиядә Совет хөкүмәте эшләрен башкаруы «Татарстан» газетасының шул чордагы саннарында яктыртылган. Болар минем архивымда байтак тупланган. Г. Идрисинең улы Илдар Идриси – М. Җәлилне камерада күргән иректәге татарлардан иң соңгы шаһит.) «Җиһад» газетасы исә җилем басмада чыккан, Казан университеты китапханәсенең Сирәк кулъязмалар бүлегендә аның бер кисәге генә саклана. Шуңа күрә газетаның юнәлеше турында сүз алып баруы кыен. Ләкин һәр ике газетаның исеменә «Җиһад» сүзе кертелү аларның тоткан юлларын күрсәтеп тора: җиһад – «изге сугыш» дигән сүз.

      Татар әсирләре өчен чыгарылган газеталарның тагын берсе «Татар иле» дип атала. Аның гыйльми исемлеккә теркәлгән тулы төпләме Истанбулда бер шәхси коллекциядә саклана, диелә. Ләкин моның төпләмен аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин. Чөнки әсирлектән туган иленә кайтып китүчеләргә аны бүләк итеп биргәннәр; ул кечкенә форматта басылган һәм нибары сигез саны гына чыккан. Вюнсдорфта нәшер ителгән бу газетада татар әдәбиятының кечкенә бер агымын күзәтергә