Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
китә. Әйтик, Балинт «1870 елларда Казанга килә» диелә, дөресе исә – 1871 елда.

      Балинт Габор 1844 елда туган45. Вена һәм Будапешт университетларының хокук факультетында укыган чагында ул бар булган буш вакытын телләр өйрәнүгә багышлый, бигрәк тә Көнчыгыш телләре белән кызыксына. 1870 елда ул күпсанлы мадьяр сүзлекләренең редакторы булган академик Фогараши Янош белән таныша. Аның киңәше буенча Балинт монгол һәм рус телләрен өйрәнә башлый. Фогараши ярдәме белән Балинт Россия һәм Азиягә өч еллык сәяхәткә китә, аның юл расходларын Венгрия Фәннәр академиясе күтәрә. Балинт Казанга 1871 елның 17 июнендә килеп җитә, тиз генә эшкә керешә. Казанда ул иң әүвәл миссионер Ильминский белән таныша, керәшен татарлары укыган мәктәпләргә йөри башлый. Тел үрнәкләре язып алу өчен иң уңай алым – халык иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү икәнен Балинт яхшы аңлый. Ул Лаеш, Мамадыш, Казан өязләрендә йөри, халык иҗаты әсәрләрен язып алуда аңа Гаврила улы Борис исемле керәшен ярдәм итә. Ул җыйган материаллар 1875 елда Будапештта аерым китап булып басылып чыга46. Балинтның китабына барлыгы 144 мәкаль, 46 табышмак, 64 кыска җыр, 4 бәет (кайберләрен Ильминскийның шәкерте Тимофеев Игнатий Бачлей улы әйтеп яздырган), 34 әкият һәм керәшен татарларының ышана торган кирәмәтләре тупланган. Болардан тыш китапка изгеләр сүзләре, дини риваятьләр дә кертелгән.

      Балинтның бу китабы – безнең чорга XIX йөзнең халык җәүһәрләрен түкми-чәчми алып килгән искиткеч зур хәзинә. Бу китапның 1875 елгы басмасының бердәнбер нөсхәсе Казан университетының гыйльми китапханәсендә саклана. Фольклорчы галимнәр арасында бу хезмәткә һәрвакытта да игътибар зур булды, моны кулына алган һәркем мадьяр галименә – олы җанлы Балинтка рәхмәт укый. Соңгы елларда Венгрия безнең татар халык авыз иҗаты белән шөгыльләнгән галимнәрнең хезмәтләрен кабат бастыра башлады. 1980 елда Кәкүк Жужа ханым немец телендә «Казан татарларының халык җырлары» дигән китап бастырып чыгарды47. Бу – Кунош Игнацның 1915–1918 елларда Австро-Венгриядә яшәгән татар әсирләреннән язып алган җырлары. Куношның әлеге җыентыгына 634 татар җыры тупланган. Текстка параллель рәвештә татар җырларының немецча тәрҗемәсе дә бирелеп барылган (Балинт китабында да татар текстлары немец теленә тәрҗемә ителгән). Мондый алым Европа галимнәренең бик күбесенә халкыбызның акыл байлыгы, эстетик фикерләү дәрәҗәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.

      Инде менә тагын бер шатлык: Венгриянең Сегет (мадьярча – Сәгәт) университетындагы Алтаистика кафедрасы мөдире Берта Арпад 1988 елда Балинтның татар халык иҗатын туплаган барлык хезмәтләренең яңа басмасын чыгарды. Берта (күптән түгел генә ул Казан университетының татар теле кафедрасында эшләп киткән иде) халкыбыз өчен зур эш эшләгән: яхшы, затлы кәгазьдә 412 битлек бу саллы китапка сүз башы язган. Моннан без Балинтның тулы биографиясен беләбез. Хезмәтнең фәнни аппаратында татар халык авыз иҗатына багышланган Европа чыганаклары искә алынган. Татар телендәге җыр, әкият, бәет, табышмак текстлары китапның


<p>45</p>

Мадьяр телендәге әдәбиятта кешенең фамилиясе башта, исеме икенче булып китерелә.

<p>46</p>

Kazani tatar. Nyelvtanulmányok. Szővegek és forditas. Gyüjtőtte és forditótto szent katolnai Balint Gabor. – Budapest, 1875. (Казан татарлары. Чит телләрне өйрәнү. Текстлар һәм тәрҗемә. Җыючысы һәм тәрҗемә итүчесе Балинт Габор.)

<p>47</p>

Kazantatarische volkslieder. Auf Grund der Sammlung von Ignac Kunos herausgegeben von Zsuzsa Kakuk. – Budapest, 1980.