Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
чакырылган бик күп рус һәм татар әсирләре Сабантуйга килә алмыйлар. Берлиндагы революцион чуалышлар аркасында Сабантуй көнне транспорт зарарлана. Өстәвенә «Берлиндагы яңа үзгәрешләр сәбәпле лагерьда электрик лампалары янмаганлыктан, хәзерләнгән театрлар уйналмый» кала.

      Безнең өчен газетаның яңа хөкүмәткә – большевикларга мөнәсәбәтен ачыклау да бик әһәмиятле. Сүз дә юк, газета гомумтөрекчелек рухы белән сугарылган мәкаләләргә урынны шактый иркен бирә. Газетада татар милләтенең язмышы турында сүз барганда, татар милләте бербөтен итеп алына. Сыйнфый көрәш идеяләреннән газета ерак тора. Шулай да, төрле Көнбатыш газеталарыннан алган хәбәрләргә таянып, газета империалистик сугышка, Антанта дәүләтләренең политикасына анализ ясарга тырыша һәм менә нәкъ шул мәсьәләдә ул большевикларның тышкы сәясәтенә теләктәшлек белдерә. «Россия хәле» дигән мәкаләдә, мәсәлән, газета болай дип яза: «…Бу хәл шул көенчә күпме дәвам итәр? Англия, Франция, Америка хөкүмәтләре тагын да бик күп корал, товар, акча биреп, теге якны большевикларга каршы сугыштырырлармы? Анысы да бер дә мәгълүм түгел. Бер үк бу өч хөкүмәтнең өчесендә дә күпчелек эшче халык Россиянең эчке эшенә Англия, Франция, Америка хөкүмәтләренең катнашуларын теләмиләр… Без мөселманнар… әүвәлге Россиядәге төрле милләтләр үзләре теләгәнчә аерым хөкүмәт вә яхуд автономияле бер милләт булып яшәргә ирекле булсалар икән һәм дә бик сусап көткән солыхыбыз тиздән ясалып, без дә илләребезгә кайтып китсәк икән дип телибез».

      Газетадагы мәкаләләрнең күбесе бер мәсьәләгә нигезләнгән: әсирләр кайчан Ватаннарына кайта алырлар? Басылган материалларда әнә шул өмет һәрвакытта да диярлек большевикларга бәйле рәвештә чагылдырыла. «Большевиклар белән Англия арасында әсирләрне алмаштыру хакында ике атнадан бирле сөйләшү бара. Бер үк нәтиҗәсе әлегә мәгълүм түгел. Бу хакта телеграммалар бик саранлык итәләр вә бик аз хәбәр китерәләр», – дип яза газета үзенең 2 нче санында. Копенгагенда барган бу сөйләшүләргә газета зур игътибар бирә. Большевикларның сөйләшүләрне оештыруда инициативаларына бәя биреп, газета болай дип яза: «Большевиклар бу хәрәкәтләре белән үзләренең кирәк дәхелдә,54 кирәк хариҗда55 солыхка якынлашырга теләгәнлекләрен, бигрәк тә Америка вә Әнгелтерә белән икътисади мөнәсәбәткә керешергә уйлаганлыкларын күрсәтәләр…» Икенче бер урында газета: «Италиянең һәр тарафында ихтиляль56 дәвам итә. Эшче халык урыс большевикларына дуслык изһар57 итәләр», – дип хәбәр итә. Әсирләрне Ватаннарына кайтару мәсьәләсендә Ленин, Литвиновларның кайгырту күрсәткәне турында да мәгълүматлар бар. Ватанга кайту – әсирләрнең төп максаты, төп идеалы. Ләкин алар халыклар төрмәсе булган Россиягә түгел, ә азатлык яулап алган илгә кайту турында хыялланалар. Шуңа күрә газетаның өмете – Русиядә халыклар язмышына тугрылыклы булып калган бердәнбер партиягә – большевиклар партиясенә. Газета әсирләрне кайтару мәсьәләсен


<p>54</p>

Дәхел – эчке (эшләрдә).

<p>55</p>

Хариҗ – тышкы (эшләрдә).

<p>56</p>

Ихтиляль – революция.

<p>57</p>

Изһар – күрсәтү.