Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
һ. б. Китапка Зыя Күк Алып, Мөхәммәд Әмин шигырьләре, Намикъ Кямал мәкаләсе, Г. Тукайның «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?», «Теләнче» шигырьләре кертелгән. Кыскасы, ул сәяси-әдәби хрестоматия формасын алган.

      Халыкара хәлләргә, сәяси мәсьәләләргә бәя биргәндә, китап үз каршылыклары эчендә үзе бутала. Анда бирелгән материаллар Русиядәге көрәшнең сыйнфыйлыгына күз йомып, аны бары тик милли азатлык көрәшенә генә кайтарып калдыралар. Китап Германия, Төркия дәүләтләренең мөселманнарга карата теләктәш булуын исбатларга тырыша. Шул ук вакытта «Россиядә 1917 елгы ихтиляль агымнарының барышы хакында» дигән бер мәкалә болай тәмамлана: «Хәзер инде Россиядә халык хөрриятеннән башка хөррият булмаячагы ачык мәгълүм булды. Яшәсен гаярь урыслар! Яшәсен аларның йөзләрчә ел изелгәннән, хурланганнан соң алган хөрриятләре!» Шул ук вакытта, пантюркистларга хас булганча, китапка империалистик сугышның характерын дини сугышлар турындагы миф белән күмеп калдырырга омтылыш көчле.

      Бу китапны чыгарган нәшрият алдагы елда татарча календарь бастырырга да әзерлек алып барган. Китапның эчендә ябыштырылган реклама кәгазе шул турыда сөйли. Анда берничә телдә болай дип язылган: «Киләчәк ел өчен яңа календарь нәшер итәргә уйланадыр, бу календарь китап кибетләрендә сатылачактыр».

      Әдәби чыганакларның тагын бер төркеме – немец галимнәренең татар халык иҗаты буенча чыгарган китаплары. Шуларның солдат рухын, кеше язмышын сурәтләү җәһәтеннән иң әһәмиятлесе – профессор Г. Вайльнең «Татар текстлары» дигән җыентыгы. Бу җыентыкка материал Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән татар солдатлары арасында тупланып, 1930 елда Берлин-Лейпциг нәшриятында китап булып чыга. Китапта һәрбер фольклор әсәренең кемнән кайчан язылып алынуы, ул кешенең һөнәре, туган җире, ата-анасының чыгышы һ. б. мәгълүматлар бирелгән. Вайльгә җыр, әкият һ. б. материаллар яздырган татарларның барысы да «рус һәм татар телләрендә укый-яза беләләр» дип куелган. Вайль язып алган текстлар арасында телдән сөйләнгән Г. Тукай биографиясе, Һ. Салиховның «Тәндә җаным» шигыре (әсирләрдән берәү аны фольклор әсәре дип белеп тәкъдим иткәнме, әллә Вайль ялгышканмы – әйтүе кыен), төрле грамматик күнегүләр бар. Бу факт үзе үк инде революциягә кадәр татарлар тоташтан надан булган дигән уйдырма фикерне юкка чыгара. Әсирләрнең күбесе – егерме өч-утыз ике яшьләр тирәсендәге егетләр. Болар Оренбург, Әстерхан, Бәләбәй, Бөгелмә, Самара, Сембер, Каргалы, Златоуст, Лаеш (Күн, Шәле авылы), Иркутск, Буа, Чиләбе (Кунашак), Кустанай, Орск, Стәрлетамак егетләре булганнар (сүз Вюнсдорф лагере турында гына бара). Бик күп әсирләрнең рус мәктәбен тәмамлаган кешеләр икәнлеге билгеле. Алар Вайльгә бик күп фольклор әсәрләре – җырлар, әкиятләр, мәкальләр яздырганнар, галим исә аларның сөйләшеннән фонограммалар эшләгән. Вайль язып алган җырлардан шул анык мәгълүм: әсирләр Ватаннарын бер генә минутка да исләреннән чыгармыйлар. Ватанны, туганнарын, тыныч хезмәтне сагыну – язылган текстларның төп эчтәлеге менә шулар. Әнә шуңа күрә «Ашказар», «Зиләйлүк», «Кара