Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
күчеп утырган кешеләр мари, удмурт якларына гел ышна арчып, ягъни урман кисеп, ышна төбен чыгарып, иген басуы ясап барганнар. «Ышна басуы» дигән сүз бу якта әле дә актив. Ләкин җир ала-ала бара торгач, бабайлар бер урында урман халкы мариларга барып төртелгәннәр: сугышып тормаганнар, шул чиктә туктап, соңгы авылны салганнар. Ул авылны «соңгы ышна арты» дип йөртә башлаганнар. Русча документка ул «Ышна арты» дип түгел, «Ишнарат» дип теркәлгән. Әлеге авылның исемендә, шулай итеп, «нарат» сүзенең бер генә дә катнашы юк.

      Казан артының пошилы урманнары турында аерым сөйләргә кирәк. Поши аланнарындагы авыллар документларга «Пшалим» дип кереп киткән.

      Пөшәңгәр авылының исеме дә «поши оры» дигән сүздән алынып, русчада «Пушингер»га әйләнгән булуы мөмкин. Аннан инде рәсми татарчалаштырып «Пөшәңгәр» булып чыгуы бик табигый.

      Инде Тукай биографиясенә бәйле Өчиле, Кушлавыч яклары турында берничә сүз. «Өчиле» исеме «бу авылда башта өч өй булганнан килеп чыккан» дигән версиягә минем ышанасы килми. Борынгы заманда, яңа җир үзләштергәндә, кайсы авылга нигез салганда анда ничә өй салынуы турында документлар була алмый, һәм аны эзләргә дә кирәкми. Кара төн уртасында дөм караңгы бүлмәдә анда булмаган кара мәчене эзләп табуы бик кыен, ди кытай мәкале. Өч өйле авылдан килми әлеге исем, ә «оч иле» дигән сүздән. Калын урман эченәрәк керә-керә авыл салып, ил нигезләп килгән бабайлар аерым территорияләрне кысалап, очын-кырыен билгеләп барганнар. Әнә тегене кошларның «кышлау урыны» дип исемләгәннәр. Шуннан Кышлау, Кышкы-ар (җир) исемнәре тугандыр, бәлки. Ә менә монда Иделгә – кешеләр яшәгән җиргә якынрак килгән урында кышлауның очы. Шуннан – Кышлау очы, бөек шагыйрь Тукай туачак урын, документларга Кушлавыч булып кереп киткән. Кышлауның тагын нинди очлары (чикләре) бар соң? Авылда шулай бит: югары оч, түбән оч, ягъни чик. Кышлауның исә Казан артында чикләре билгеләнгән: уртада Кышлау, Кышкар авыллары. Казан елгасына, көнбатышка таба, аның очы – Кушлавыч, Кышлау очы. Көнчыгышка таба бер очы – Оч иле. (Бу авыл хәзер бетерелде, кечкенә авылларны бетерү дигән зарарлы шаукымның корбаны булды. Ул авыл, Казан елгасының яшел хәтфәле, артышлы тау битенә урнашып, гасырлар кичереп ята иде.) Кышлауның икенче читендә тагын бер Оч иле, монысы – Тукайның аяк эзләрен саклаган Өчиле авылы. Тукайның Казан артында йөргән, яшәгән бөтен авыллары бик борынгы заманнардагы киек кошлар, кыргый хайваннар тулып торган тарихка бәйле.

      Гадәттә, мәктәп балалары: «Безнең авылның исеме каян килеп чыккан?» – дип, авыл картларына мөрәҗәгать итәләр. Кемнәр соң алар бүгенге авыл картлары? Аларның бик күбесе – Октябрь революциясеннән соң туган буын. Бу буын авыр еллар кичкән, шахталар, метро салган, колхоз төзегән. Бөек Ватан сугышы узган. Элеккеге тарихи риваятьләр белән шөгыльләнергә вакыты булмаган аның. Шуңа күрә бүгенге музейларда авыл исемнәре турында бернинди фәнгә, тарихка туры килми торган җиңелчә хата мәгълүматлар тулып ята. Кызганычка каршы, авыл мәктәпләре укытучылары балаларны шуңа ышандырып