Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
магистрының үзен элмәк белән эләктереп алды». «Шура», «Аң» журналлары тарихка кереп мондый фактлар китерәләр: Г. Газиз «Аң»да басылган бер мәкаләсендә поляк басып алучыларына каршы рус һәм татар полкларының бергәләп сугышуларын яза һәм «мәмләкәт»нең уртак икәнлегенә басым ясый. «Шура» журналы исә татар-башкортларның Полтава сугышында катнашып швед басып алучыларын тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларын искә ала. Шул ук журналда Наполеон гаскәрләрен куа барганда рус армиясе составындагы татар-башкорт-типтәр полкларының Париж капкасына беренчеләрдән булып бәреп кергәнлекләре әйтелә.

      Ватан сугышында җиңүнең 100 еллыгын билгеләгәндә, Казан татарлары арасында патриотизм хисенең көчәеп китүенә рус вакытлы матбугаты зур әһәмият бирә. Суворин чыгарып килгән дворян чиновниклары органы «Новое Время» газетасында татарларның Ватан сугышында тоткан урыннары хакында бераз бәхәс тә булып ала. Сүз Литва татарлары турында барса да, ул бәхәс, гомумән, татарларга кагыла. Балтыйк буена француз гаскәрләре килеп кергәч, Наполеон, үз ягына күчәргә өндәп, Литва татарларына мөрәҗәгать иткән. Наполеон төзегән «Вакытлы хөкүмәт» тарафыннан татарларга җибәрелгән листовкаларны мин укыдым: алар китапханәләрдә, архивларда саклана. Өч телдә язылган (француз, рус, татар) ул листовкаларда Наполеон татарларга болай дип мөрәҗәгать итә: «Татарлар! Сезнең батыр халкыгыз берничә гасырлар буенча үз Ватанына мәхәббәт белән каравы ягыннан һәрвакытта да аерылып торды». Һәм Наполеон татарларның шул хисен үз максатында файдаланырга уйлый: Ватаныгызны коткарыр өчен форсат бирәм, минем армиягә язылыгыз, махсус татар эскадроннары төзим, милли киемегез сакланачак, командирлар үзегездән булачак, ди.

      «Новое Время» редакторы Суворин татар милләтен бик үк яратып бетермәсә дә, танырга мәҗбүр була. «Бер генә татар да Ватан дошманнары ягына чыкмады, – дип яза ул. – Аерым кешеләр хәтта дошман ягына чыккан булсалар да, татар халкы аларга шундый күз белән карар иде, бу әхлаксызлык аркасында халык үз күңеленнән аларның исемнәрен сызып атар иде… Хыянәтчеләр булганлыгы турында гаилә шәҗәрәләрендә дә, татар халкының буыннан-буынга тапшырылган бай риваятьләрендә дә мәгълүмат юк… Татарлар үз бурычларын үтәүдә иң яхшы үрнәк булып хезмәт иттеләр».

      Россия мөселманнарына каршы шактый мәсхәрәле мөнәсәбәттә мәкаләләр бастырып килгән «Казанский телеграф» газетасы да (Тукай бу шовинистик газетаны «Тиле граф» дип атаган) юбилей көннәрендә татарларның руслар белән берлектә Ватан язмышын хәл итүдә актив катнашканлыкларын таный. Моңа Тукай игътибар бирә. «1912 елда Ватан бәйрәме мөнәсәбәте белән, татарларны яһүдиләрдән кала икенче дәрәҗә рус дошманы санап, рус халкын котыртып яткан «Телеграф» («Казанский телеграф». – М. М.) газетасы шул ук халыкның патриотлыгын вә ватанпәрвәрлеген игътираф итәргә40 мәҗбүр булды», – дип яза ул.

      Казан шәһәр Думасы Ватан бәйрәменең Бородинода булачак тантанасына делегация составында татарларны да җибәрергә тели. Әмма юлга акча табу мәсьәләсе алга килеп баса. Озак бәхәстән


<p>40</p>

Игътираф итү – тану.