Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
килгән матур традиция дәвам итә. Ә. Кәримуллинның соңгы китабы – әнә шуның ышанычлы бер дәлиле.

      …XVI гасыр француз философы Мишель Монтень «Тәҗрибәләр» дигән хезмәтендә антик заманнан кызыклы бер факт китерә: Александр Македонский поход сумкасында «Илиада» һәм «Одиссея» китапларын йөртә икән. Көннәрдән бер көнне, сумкасы обозда артта калгач, ул үзенең бер полководецыннан укып торырга дип шул китапларны сораган. Полководец исә походка үзе белән боларны алмаган икән.

      – Ничек? – дип җикеренгән аңа Македонский. – Ничек? Шул китаплардан башка син походка чыктыңмы? – Һәм ул үзенең сугышчан полководецының яңагына суккан.

      В. И. Ленин, галимнәрнең исәпләве буенча, үз гомерендә 300 мең данә китап караган: укыган, өйрәнгән, күчереп алган, кабат-кабат актарган. Китапка ул кешегә караган кебек караган. Октябрь революциясе булып, Совет хөкүмәте яши башлауның беренче сәгатьләрендә үк В. И. Ленин, Мәгариф эшләре халык комиссары А. В. Луначарский белән сөйләшкәндә, нәшрият, китапханә мәсьәләләренә килеп чыккач, болай дигән: «Китап – зур көч. Революция нәтиҗәсендә китапка ихтыяҗ бик тә нык артачак».

      Чыннан да, китап язмышы белән кеше язмышы бер үк бит! Шуңа күрә бит монархлар, тәхеткә килү белән, иң беренче нәфрәтләрен китапка күчергәннәр. Хәлиф Гомәр үз заманында мәшһүр Искәндәрия китапханәсен яндырган. Гарәпләрнең китап кадерен белгәннәрен яратмаган ул. Гарәпләр Испаниядә вакытта Кордовада 600 мең китаплы китапханә булдырганнар. Андалузиядә исә зур-зур 18 китапханә булган. Гарәпләрдә ул заманнарда байлык китап саны белән үлчәнгән.

      …Испанияне гарәпләр кул астыннан азат итү өчен көрәш вакытында испан монархлары, бу көрәшкә дини төсмер биреп, Андалузиядәге гарәп китапханәләрен яндыралар. Бу зур тарихи җинаять була. Өч гасырдан артык вакыт узгач, бөек немец шагыйре Генрих Гейне «Әлмансур» дигән әсәрен шул вакыйгаларга багышлый. Әсәрнең төп геройлары Әлмансур белән Хәсән менә болай сөйләшәләр:

      Әлмансур. Без Гренадада китапларны утка ташлыйлар дип ишеттек.

      Хәсән. Бу әле уенның башы гына булган: китапларны яндырган җирдә ахырдан, ниһаять, кешеләрне дә яндыра башлыйлар…

      Бөек Гейненың бу әсәре (1820) немец реакционерларына ошамый, бу әсәргә каршы әшәке кампания башлана. 1914 елда шагыйрь С. Сүнчәләй «Әлмансур»ны немецчадан турыдан-туры татарчага тәрҗемә итә. «Китапларны яндыру» турындагы фикерләр жандармериягә ошамый, Сүнчәләйне эзәрлекли башлыйлар. Гейненың фикере исә – саф хакыйкать! Властька килүгә, Гитлер иң беренче эш итеп шәһәр урамнарында китапларга аутодафе оештыра. Карл Маркс, Фридрих Энгельс китапларыннан торган учакларга, сүнмәсен өчен, Гейне томнарын ташлыйлар. Шуннан соң ун ел да үтми, Освенцим, Дахау, Маутхаузенда кешеләрне яндыра башлыйлар. Йә, Гейнемы алдан күрмәгән?

      Ләкин китапларны яндырып бетереп булмый. Җир шарының ниндидер бер почмагында аның берәр экземпляры сакланмыйча калмый. Һәм шуннан ул яңадан терелә, яши башлый. Тик кеше гомере генә кабат кайтмый.