Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
китапларыннан, аш-су китапларыннан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятының Россия империясе укымышлы татарлары арасында нинди әһәмияткә ия булганлыгын башка китапчы-календарьчы сәүдәгәр дә аңлаган. Шундыйлардан берсе – Шәрәфетдин Шаһидуллин, календарьчы, игъланчы. 1908 елда ул сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр өчен… «Идел нәһерендә38 юлдаш» исемле бер альбом (юл күрсәткеч) чыгара. Идел буена урнашкан бөтен шәһәрләрнең социаль-экономик хәлләре, уку йортлары, халык һөнәре, сәламәтлек саклау эшенең куелышы белән таныштырган бу альбомда Казан шәһәренә аеруча зур урын бирелә. Шунысы характерлы: Казан нәшриятлары турында сүз чыгуга, Ш. Шаһидуллин альбомның тулы бер битендә «Гасыр» нәшриятының ике ел эчендә бастырып чыгарган китаплар исемлеген бирә. Бөтен бер альбомда – бары тик «Гасыр» нәшрияты гына! Нигә алай? Җавап гади: Ш. Шаһидуллин биргән бу исемлектә бер генә дин китабы да юк. «Гасыр», шулай итеп, Ш. Шаһидуллин исәпләгән ике елында (1907, 1908) бары тик матур әдәбият («Беренче театр», «Хат болгатты», «Яшь гомер», һ. б.), фәнни әдәбият («Күк һәм йолдызлар», «Җир»), педагогика («Яшь балаларны ничек тәрбияләргә?»), медицина («Дифтерит», «Скарлатина», «Файдалы киңәшләр (корсаклы хатыннарга)») китаплары гына бастырган. Бу нәшриятның алга таба эшчәнлеге дә гел шулай, һәм мондый эшчәнлек Әхмәтгәрәй Хәсәни компаниясен туп-туры Октябрь революциясенә китереп тоташтыра. Ә. Кәримуллин бу нәшриятның тәҗрибәсе Октябрь революциясеннән соң «Яңа китап» нәшрияты эшчәнлегенә органик рәвештә кушылып китүен документлар белән исбатлый. Ә. Хәсәнинең зур тәҗрибәле китапчы булуын истә тотып, Татарстан партия-совет хезмәткәрләре, язучылар, журналистлар, галимнәр аннан яңа кооператив нәшрият төзүен үтенәләр. Бу кооперативка Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Ш. Байчура, М. Бөдәйли һ. б. яшь әдәби көчләр туплана.

      Әхмәтгәрәй Хәсәни дөньяда нибары илле ел яшәгән. Әмма никадәр мактаулы эш, хезмәт җимешләре калдырган ул киләчәк буыннарга…

      Ә. Кәримуллинның бу энциклопедик хезмәтен кат-кат укыйм һәм бер аяныч уйдан һич тә аерыла алмыйм. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны – «Гасыр» нәшрияты буенча «компаньоны» Зәйнәп апа алтмышынчы еллар башында исән иде әле. Аның иреннән калган гаҗәеп бай китапханәсе, күпләгән альбомнары, истәлек дәфтәрләре бар иде. Болар барысы да биек, пыялалы мәһабәт, затлы шкафларда бик астында саклана иде. Мин Зәйнәп апа янында икеме-өчме мәртәбә булдым, шул вакытта язып алган истәлекләр, мәгълүматларга әле дә рәхәтләнәм. Дөрес, аларны язганда, минем күзем гел теге шкафларда, җиз йозаклы, калын-каты тышлы альбомнарда була иде. Әмма Зәйнәп апа, күпме генә үтенсәм дә, шкафларын ачмады: ачы тәҗрибә авазын ишетә иде әле ул. Андый бай китапханәләрдәге кыйммәтле китапларны гыйлем юлындагы очраклы кешеләр азмы таладылар… Бу китапханә, андагы китаплар, альбомнар ахырдан ничектер эзсез югалдылар. Бик кызганыч. Бу – Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимовларга кагылышлы бик күп хатлар, фоторәсемнәр, истәлек-автографларны


<p>38</p>

Нәһер – елга.