Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
исемендәге гыйльми китапханә хезмәткәре, кулъязмалар өйрәнү буенча танылган белгеч А. Фәтхиев менә күп еллар буе инде фидакяр хезмәт күрсәтәләр. «Әле соң түгел! Җыярга, тупларга, өйрәнергә!» – дип, даими рәвештә набат сугып торалар алар. Алар мең кабат хаклы. Ә. Кәримуллинның әлеге хезмәтендәге беренче бүлекне – «Мәскәү шәһәрендәге беренче татар китаплары» дигән бүлекне генә карап чыгыгыз: Мәскәүдә татар телендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты, Үзәк Мөселман комитеты, Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты чыгарган татар китаплары бөтен Шәрыкка революцияне алга таба үстерергә хезмәт иткән. Революция тарихында татар китабының мактаулы урыны бар. Үзәк Шәрык нәшриятында эшләгән яки китапларын чыгарган бүгенге яшьләр өчен исемнәре аз таныш булган Самат Шәрәфетдинов, Мөхәммәт Парсин, Мәхмүд Максуд һ. б. ихлас күңелдән, аскетларча бирелеп, Шәрыкта барган революцион үзгәрешләргә китап белән ярдәм иткәннәр. Мәскәүдәге «Нәшрият» (пайщиклар җәмгыяте) исемле оешманың тарихы да бик кызыклы. Ә. Кәримуллинга кадәр моны әле җентекләп өйрәнгән кеше юк иде. Эченә керсәң – монда Г. Ибраһимов, С. Атнагулов, Г. Нигъмәти, Ш. Усманов, Ф. Агиев, Г. Ходаяров, Г. Афзал һ. б. язучыларның хезмәтләре, эзләре бар икән.

      Монографиядә аерым бүлек итеп СССР халыкларының Үзәк нәшриятында басылган татар китаплары тарихы бирелгән. Үзәк нәшриятның отчётын 1928 елның февралендә СССР УБК каршындагы Милләтләр Советы Президиумы тыңлый. Кабул ителгән карарда матур әдәбияттан оригиналь әйберләр чыгару кирәклеген әйтү белән бергә «авыл хуҗалыгы турында һәм политик әдәбият чыгаруны көчәйтү» кирәклеге турында да әйтелә. Бу пунктның үзенчәлекле әһәмияте бар. Утызынчы еллар – илебездә, аеруча милли төбәкләрдә, атеистик пропаганданың бик нык сугышчан формада алып барылган чоры. Кызганычка каршы, урындагы кайбер җитәкчеләр атеистик пропаганданы үзләренчә аңлыйлар һәм дингә ышанучылар арасында системалы, сабыр аңлату эше алып барасы урында аларның дини хисләрен мәсхәрә итүгә юл куялар, мәчетләрне – халык сәнгате әсәрләрен җимерәләр һ. б. …«Перегибщиклар» байтак зарар салып өлгерделәр. Әйтик, атеистик пропаганданың үзенә. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының, партия документларының асыл нигезе исә атеистик пропаганда алып баруда фәнни-гыйльми әдәбиятны мөмкин кадәр күбрәк бастырып, авылларга, крестьяннар арасына күбрәк таратуны таләп итә иде. Крестьян аз сөтле сыерын мулладан яки мәзиннән өшкертеп, күп сөт көтмәсен, авылда яңа нәселле сыер үрчетергә кирәк, крестьян моны китаптан укысын. Җиренә чәчкән перспективасыз орлыктан зур уңыш алу турында хыялланып, язмыштан көтеп ятмасын, крестьянны яхшы сортлы орлык чәчәргә өйрәтергә, аны шул орлык белән тәэмин итәргә, авыл хуҗалыгы буенча китап укырга өйрәтергә кирәк. Яшен яшьнәгәндә дә култык астын сыпырып кына утырмасын: яшен нәрсә ул, каян килеп чыга – китап аркылы шуны өйрәтергә кирәк. Берәм-берәм әнә шулай табигать көчләренең серен, игенчелек, терлекчелек нигезләрен фәнни аңлату – атеистик пропаганданың иң көчлесе