Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
ориенталистлар мәгърифәтчеләр дәрәҗәсендә калганнар. Халыкның наданлыгын аларның кайберләре милли сыйфат итеп билгеләргә омтылган, аларның күбесе төрки группасындагы халыкларны бербөтен итеп караган һ. б., һ. б. …Әмма рус ориенталистлары самодержавие тарафыннан икеләтә изү астында иза чиккән татар халкына ярдәм кулы сузганнар, халыкны агарту өчен үзләре булдыра алганча хезмәт иткәннәр. Бүгенге фәндә, тарихта алар әнә шул – булдыра алганча, шартлар мөмкинлек биргәнчә иткән хезмәтләре өчен тәкъдир ителергә лаек кешеләр.

Казан утлары. – 1980. – № 3

      Риза фәхретдиновның эшчәнлегендә халыкара иминлек мәсьәләләре

      (Документлар)

      Галим Р. Фәхретдинов – совет власте елларында мөселман дөньясында талау сугышларына, колониализм режимына каршы зур активлык белән көрәш алып барган кеше. Бу көрәштә ул үзенең руханилар, дингә ышанучылар арасындагы авторитетына таянган һәм үзенең эшчәнлегендә һәрвакытта да совет дәүләтенең күренекле эшлеклеләренә мөрәҗәгать иткән. Түбәндә шуларны раслый торган берничә документ китерелә.

      1925 елның 31 октябрендә Мәскәүдә СССРның Революцион Хәрби Совет председателе, Хәрби һәм Диңгез Эшләре буенча халык комиссары, Хезмәт һәм Оборона Советы әгъзасы, күренекле полководец М. В. Фрунзе үлә. Шул көннәрдә Мәскәүгә ВЦИК (БҮБК) адресына Р. Фәхретдинов түбәндәге телеграмманы җибәрә:

      «ВЦИК, Кремль, Москва.

      Выражаю глубокое соболезнование верующих мусульманских масс РСФСР по случаю смерти славного вождя армии, освободившей трудящихся СССР от гнёта. Мы уверены, что рабоче-крестьянская армия выдвинет новых Фрунзе, которые помогут восточным народам в борьбе за освобождение. 4.ХI. 1925».

      Шул ук вакытта Р. Фәхретдинов мөселман дөньясының теләсә кайсы почмагында кабынган сугыш учакларын күзәтеп барган һәм мөселманнарның моңа каршы протестын белдерә килгән.

      Бөек Октябрь Социалистик революциясенең йогынтысы астында гарәп илләрендә, шул исәптән Мисырда да, милли азатлык хәрәкәте башлана. Инглизләргә каршы Мисырга азатлык таләп итү дулкыны күтәрелә. Мисыр коммунистлары, социалистларының Каһирәдә, Искәндәриядә, Порт-Сәгыйттә беренче группалары барлыкка килә. 1922 елда Мисыр Коммунистлар партиясе төзелә. Илдә азатлык хәрәкәте көчәя. Бу хәрәкәттән куркып калган Бөекбритания дәүләте Мисырга протектораттан баш тарта, әмма Мисырда үзенең хәрби көчләрен калдыра. Англия капиталы да әлегә үзенең хакимлеген саклый. 1923 елның сентябрь-октябрь айларында Мисырның яңа хөкүмәте Англия кораллы көчләрен Мисырдан һәм Суданнан чыгармакчы булып хәрәкәт башлый. Бөекбритания 1924 елның ноябрендә Мисыр хөкүмәтенә ультиматум куя: Суданнан бик тиз генә Мисыр гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. Мисыр хөкүмәте моннан баш тарткач, Бөекбритания хәрби хәрәкәт башлый, Мисыр гаскәрләренә каршы ут ача, Искәндәрия шәһәрендәге таможняны басып ала. Корбаннар, кан кою башлана. Р.Фәхретдиневнең телеграммасы:

      «1924, 17 ноября в ВЦИК Советского Союза.

      Мусульмане СССР глубоким возмущением следят