Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри белән дус булганлыгына игътибар итә. Ориенталист Самойлович Петербургтагы татар яшьләрен оештырып кичәгә алып килә. Җыелышта татарлар да бар, дигәч, Радлов бабайның йөзләре яктырып, шатланып китте, дип яза газетаның махсус мөхбире Кәбир Бәкер. Юбилей кичәсендә доклад ясаган Ш. Мөхәммәдьяров Казандагы Учительская школаның әһәмияте, татарлар арасында рус һәм Европа мәдәниятен таратуда Радловның роле турында сөйли. Кичәдә катнашучы курсистка татар кызы татарча сөйли. Радловка мөрәҗәгать итеп, ул, татар кызын караңгылыктан чыгару өчен кылган эшегез безгә бик якын, ди. Радлов үзен тәбрикләгән татар курсисткалары белән таныша, алар арасында Чистайның Закир хәзрәт кызын да күргәч, өлкән галим хәйран кала. Чөнки Закир хәзрәт еллар буе рус теле укытуга каршы килгән кеше. Радлов бу вакыйганы берничә елдан соң да хәтерләп сөйли: «Дөньялар үзгәрде, – ди ул. – Мин Казанда вакытта рус телен укытуга иң каршы килгән кеше Чистайдан Закир хәзрәт иде. Шул гына хәтердә калган. Ә менә шуның кызы юбилейда мине тәбрик итте».

      Радловның башка галимнәрдән аермасы тагын нәрсәдә? «Йолдыз» газетасы бу мәсьәлә уңаена болай ди: «Радловка кадәр дә төрки телләрен өйрәнәләр иде. Шәрык телләрен өйрәнүдән максат һәрвакыт йә дин миссионерлыгы, йә тел миссионерлыгы була иде. Радловның исә шәркый телләрне өйрәнүдән максаты саф гыйлем булган. Ул төрки кавемнәренең тарих вә лисаннарына мәхәббәт иткән. Бонларның тарих вә телләрени яхшылап өйрәнеп тәдкыйк итүче20 аз булганын күргән дә, үзе шул юлга бирелергә ният иткән. Радлов бу телләрне өйрәнүгә саф гыйлем ноктасыннан караган. Өйрәнгән саен ярата барып, ниһаять, бу телләргә вә бу телләрдә сөйләшкән төрки кавемнәргә мәхәббәт иткән. Радлов безем телләргә чын мәхәббәт илә караганыны, боларны сөйгәне, болар хакында китаплар, җилдләр язудан һичбер начар ниятләр булмаенча, анчак гыйлемгә хезмәт итү булганы һәр әсәрдә күренеп торадыр. Радлов, саф гыйлемгә хезмәт итәм дип, без төрки кавемнәргә хезмәт иткән. Без телемезнең тарихын белмичә караңгылыкта яши идек. Безгә ярдәмгә Радловлар килделәр».

      Шундый зур хезмәт күрсәткән кешене юбилей көннәрендә ничек ихтирамларга соң? Газета Казан җәмәгатьчелеген юбилейда сынатмаска чакыра. Һич югы, диелә газетада («Йолдыз»да), тәбрик телеграммы җибәрергә кирәк. «Радловны тәбрик – үземезнең хазиремезне21 вә лисанымызны22 тәбрикләүдер»23. Кызганычка каршы, Радловның Мәрҗанигә булган мөнәсәбәте, аның белән сөйләшүләре матбугатка язылмаган. Мәрҗани белән Радловның дус булганлыгы, гаилә дуслары булып йөрешкәнлеге, башка кешене кабул итмәгәндә дә Мәрҗанинең аны кабул итүе мәгълүм. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңае белән татар галимнәре һәм журналистлары бер китап әзерлиләр. Шул уңай белән Петербургта яшәүче Радлов янына Габдулла Гыйсмәти керә. Радлов үзенең Мәрҗани белән якын мөнәсәбәттә булганын әйтә һәм күп истәлекләр сөйли. Аларны Гыйсмәти матбугатта чыгармый, чөнки Радлов чыгачак китапка аерым мәкалә итеп үзе әзерләргә вәгъдә бирә. Бу мәкалә


<p>20</p>

Тәдкыйк итүче – дикъкать белән нечкәләп тикшерүче.

<p>21</p>

Хазиремез – әзерлегебез.

<p>22</p>

Лисан – тел.

<p>23</p>

Йолдыз. – 1909. – № 397.