Революциягә кадәрге матбугатта академик Василий Владимирович Бартольдка да зур урын бирелә. Мәгълүм булганча, Бартольдның иҗат чоры ике заманга – революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы заманга бүленә. Аны совет галиме дип атыйлар. Шулай да Бартольд Октябрь революциясенә кадәрге чорда ук инде үзен танытып өлгергән галим. Дөрес, ул вакытта әле ул тарихи процессны аңлауда, нигездә, идеалистик позициядә торган. Ләкин Бартольдны һәрвакытта да үзе өйрәнә торган халыкның социаль-экономик шартлары кызыксындыра. Бартольд яшәп килгән бик күп тарихи доктриналарны өр-яңадан карап чыга. Хаталарны төзәтә һәм Көнчыгыш халыклары тарихы буенча искиткеч зур материал туплый. Бартольд Совет хөкүмәте заданиесе буенча зур җаваплы гыйльми эшләр башкара (Урта Азия университетын оештыра һ. б.).
Татар вакытлы матбугаты Бартольдны ни өчен игътибар үзәгенә ала соң? Язган хезмәтләренә караганда, Идел буе татарлары беркайчан да Бартольдның махсус өйрәнү объекты булмаган бит! Моның да хикмәте бер генә әйбергә кайтып кала: самодержавиенең реакцион шовинистик политикасы котырынган бер чорда академик Бартольд мөселман халыклары тарихын өйрәнүне киң җәелдереп җибәрә, аларга ихтирам белән карый. Татар матбугатындагы демократик агым зур галимнең беренче чиратта әнә шул симпатиясен сизеп ала һәм аның хезмәтен, эшен пропагандалый башлый. Моны күтәрү дә татар халкын рус милләтенең ике милләт икәнлегенә, Пуришкевичлар милләтеннән Чернышевскийлар, Белинскийлар милләтен аерып карауны өйрәтүгә хезмәт итә. Ф. Кәрими язуына караганда, рус галимнәренең безнең хакта хезмәтләре күбрәк булса, «бер тәкам ялганчы, ифтирачы вә доносчылар өчен урынлы-урынсыз борыннарын тыгып мөселманнар илә руслар… арасына суыклык төшерергә юл бикләнер иде»26.
«Вакыт» газетасы Бартольд эшчәнлеген шул рәвешчә ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы фактор буларак күтәрә. 1913 елның апрель аенда академик Бартольд Уфа – Оренбург ягына сәяхәткә чыга, дигән хәбәр татар вакытлы матбугатын шаулата. «Вакыт» идарәсе моңа зур әһәмият бирә. Бартольд безнең тарихыбызга кагылса, һичшиксез, тарихыбыз бәхетле булыр иде дигән өмет белдерелә. Газета Бартольдның бөтен хезмәтләрен санап чыга да бәхәсләшергә бүген дә урын калдырмый торган фикер әйтә: «Аның бу әсәрләре, – ди, – гаять зур гыйлем, чиксез иҗтиһад һәм күп вакыт исбат итә торган исабәт тугры фикер илә язылганнар. Бартольд… тарихымызның иң олугъ һәм бу көнгә кадәрге муәррихлары27 арасында иң гадел бер галим саналырга тиешдер»28.
Бартольд Оренбургка килгәч, «Вакыт» газетасы аның һәр адымы, очрашулары турында тулы информация биреп бара. Оренбургта ул «Вакыт» редакциясенә килә. Ф. Кәрими белән әңгәмә ясый. Ике көннән соң Бартольд Ф. Кәрими белән берлектә мәдрәсәи «Хөсәения»гә килә, андагы китаплар, программа белән таныша, Оренбург мөселман җәмгыятенең