Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03763-1
Скачать книгу
type="note">9.

      Газетаның язуына караганда, сатылган кызларның кайберләре хуҗаларыннан качып китәләр, кайберләре фәхешлек юлына керәләр икән.

      Тагын бер хәбәр: «Журабай Түнтәр авылына килеп җиткән. Бер кызны никахлап алган, икенчесен атасыннан 25 сумга сатып алган. Тегендә баргач, никахлап алганын талак кылып аера да кыйммәт бәягә сата икән. Сәрдек авылында бу никахның нәрсә икәнен аңлаган агайлар, никах мәҗлесенә барганда, мулланы тотып алып бик нык кыздырганнар. «Сәүдәгәрләр» Арбордан ике, Түнтәрдән тугыз – барлыгы унбер кыз алып киткәннәр»10.

      Кыз сату очраклары башка губерналарда да булган. Саратов губернасы, Кузнецк өязе Б. авылыннан хәбәр итәләр: бу авылдан өч кызны сатып алып киткәннәр. Мәликә – 17 яшьтә, Фатиха – 16, Мәргубҗамал – 15 тә. Боларны иптәш кызлары озата бара, кочаклашып елашалар…

      «Никах укыганда, кызларның берсе качмак булды, – дип яза газета хәбәрчесе, – әмма барып чыкмады. Балаларның бәясе унбишәр сум иде. Боларны гәзит белән генә тәрбияләп булмый. Кеше сатучыларга прокурор кирәк. Кызның ризалыгыннан башка никах укучыларның, «ул риза» дип шәһадәт бирүчеләрнең бер-икесен башлап хөкемгә гарыз итәргә тиешле»11.

      Ташкент тимер юлындагы «Аральское море» станциясендә мондый хәл була. «Казан артыннан ике хатын-кызны сатарга китергәннәр» дигән хәбәр тарала. Имеш, инде аларны 360 сумга сатканнар да икән. Оренбург ягыннан сәүдә эше белән килгән Габдрахман Галиев бу хәбәр белән кызыксына. Галиевнең приказчиклары сатылган кызларны эзләп китәләр. Тапсалар – йозаклы өй эчендә ике хатын-кыз. Куркышып беткән хатыннар приказчиклар белән башта сөйләшмиләр. Әмма «Казан шивәсен ишеткәч, сөйләп бирәләр». Аларны Казан артыннан бер кеше китергән һәм инде хуҗаларын да күрсәткән икән. Хуҗалар «мал»ны карап, ошатып, килеп алырга вәгъдә итеп өсләреннән бикләп киткәннәр. Приказчиклар властьларны алып килеп ишекне ваталар. Йорттан бер хатын белән бер яшь кыз чыга. Сорашалар. Казан өязе Бәрәзә авылыннан 26 яшьлек хатын, исеме Маһитап. Яшь баласы белән сатылган. Тегесе – моның сеңлесе, 18 яшьлек, Шәфига исемле. Болар – Бәрәзәнең Бәдретдин исемле кешенең кызлары. Сатучының да кем икәнен ачыклыйлар. Казан белән Урта Азия арасында җиңел кәсеп белән көн күрүче егет – Иске Тазлар авылыныкы, исеме – Җәләлетдин. Шома егет кесәсеннән бер кәгазь чыгарып күрсәтә: Бәрәзә имамы Габделгалләм Габделбәдигый, үз мөһерен басып, «бу кеше әлеге хатыннарны үзе теләгән җиргә урнаштырырга хаклы» дип кәгазь биргән икән. Габделгалләм хәзрәт сатылган хатыннарга метрикадан «выписка» да биргән. Приказчик егетләрнең таләбе буенча, властьлар бу кәгазьләрнең барысын да алып Уфага Диния нәзарәтенә җибәрәләр. Әмма сатылган хатыннарның хуҗалары килеп гауга чыгаралар. Җәләлетдиннән акча таләп итәләр. Шома егет исә 180 сумын (бер хатын бәясен) инде тотып та өлгергән икән. Ул арада башкалар да җыела: Җәләлетдин тагын берничә байдан задатка алган икән. Спекулянтны ничек ычкындырганнардыр, анысы билгеле түгел, әмма Җәләлетдинне һәм Габделгалләм хәзрәтне фаш иткән Оренбург сәүдәгәре өенә кайткач


<p>10</p>

Вакыт. – 1907. – № 238.

<p>11</p>

Вакыт. – 1908. – № 330.