Дөрес, унынчы еллардагы ориенталистика мәктәбе әле сыйнфый мәсьәләләргә кагылмый, культура-мәгърифәт-фән мәсьәләләрен генә күтәрә. Татар матбугатының аеруча зур әһәмият биргән шәхесләре – В. В. Бартольд, В. В. Радлов, Н. Ф. Катанов һ. б. эшчәнлеге патша режимы шартларында милләтләрнең үзара культура арадашлыгына омтылуы билгесе иде. Әлеге арадашлык фикерләрен либераль матбугат та уздыра иде. Ләкин матбугатта мәктәп, мәдрәсә, театр, концерт, гыйльми җәмгыятьләр, фән, әдәбият мәсьәләләрен күтәреп тә, алар мәсьәләләрне яшәп килүче самодержавие режимының асылына тимичә генә хәл итәргә омтылалар. Татар вакытлы матбугаты – бигрәк тә ул елларда даими чыгып килгән «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Кояш» кебек газета-журналлар – әнә шуңа күрә дә үз карашлары белән ориенталистлар карашы арасында уртаклык күрәләр һәм, шул караштан чыгып, рус ориенталистика мәктәбен ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер буларак пропагандалыйлар.
Вакытлы матбугатның ориенталистикага һәм ориенталист галимнәргә мөнәсәбәте бик сак, ориенталист галим аз гына саксыз сүз ычкындырдымы, татарларга карата аз гына кимсетүле бер сүз әйттеме – бу турыда инде матбугат шаулый, теге галимгә чакыру ташлый, матбугатта кампания башлана. Әйтик, ориенталист С. Рыбаков 1912 елда Петербургта дамский кружокта татар-башкорт җырлары турында лекция укый, һәм татар җырларының эчтәлеге турында мыскыллырак караш сизелеп ала. Бу хәл рус һәм татар матбугатында зур бәхәскә кадәр барып җитә, һәм Рыбаковның мондый тонына протест белдергән мәкаләләр күренә. Венгр галиме ориенталист Вамбери турында исә 1911 елда бөтен дөнья матбугатын шаулатырлык бәхәс булып ала. Петербург агентлыгы телеграммасына таянып, «Вакыт» газетасы Вамбериның «Будапешти һирлап» газетасында төрки халыкларны мәсхәрә итеп язган мәкаләсе турында хәбәр итә. Бу хәбәр Бөтенроссия мөселманнарының колагын торгыза, һәм газета-журналларның барысында да диярлек протест, гаҗәпләнү күренә. Газета-журнал идарәләре килешмәү авазлары белән тула. Татар матбугатын даими рәвештә карап барган Вамбери Будапешттан «Вакыт» идарәсенә хат җибәрергә мәҗбүр була. «…Минем төркиләргә… хәерхаһлыгым мәгълүм. Мондый нахак сүз акылга сыймас» дигән сүзләр белән тәмамланган хат Вамбери имзасы белән «Вакыт»та басыла.
Татар матбугаты иң зур игътибарны В. В. Бартольд, В. В. Радлов һәм Н. Ф. Катановлар эшчәнлегенә бирә. Академик Радлов эшчәнлегенә бәя, аңа мөнәсәбәт мәсьәләсе матбугатта зур күләмдә ике тапкыр күтәрелгән. Беренчесе 1909 елда – Радловның гыйльми эшчәнлегенә 50 ел тулу