Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
Хаҗиен чакырдыңмы?

      – Юк, Сәхәбетдин мулланы дәштем.

      Гайзулла тынычлана төште, бабасының мендәргә башын салуын һәм күзләрен йомуын күрүгә, мич каршына узды. Савыт эзләп, кучкар тирәсен капшады. Нидер ауды. Аны утыртыйм дигән иде, кулында өч кырлы серкә шешәсе икәнен шәйләп алды. Тоткасы кителгән йомры табып, алгы өйгә чыкты, бер чокыр су алып керде. Рәхим байга таба ике адым ясауга, кылт итеп нидер исенә төште, янә мич каршына үтте. Йомрыдагы суны мич арасына түкте дә серкә шешәсенә үрелде. Ләкин кулы сузылган килеш һавада эленеп калды. Рәхим бай терсәгенә таянып янә тора башлады.

      – Кияү, су…

      – Хәзер, бабай, хәзер бирәм. Савыт эзләп маташам. Түр якта бишле лампа яна, аның тонык яктысы Рәхим байның агарынып калган йөзенә төшкән иде.

      Гайзулла бер мизгелгә икеләнә калды, ләкин икенче мәлдә инде шешәдәге серкәне йомрыга бушатты.

      – Хәзер, бабай, хәзер…

      – Мулла да бик озаклады…

      – Хәзер килер, ул да хәзер килеп җитәр.

      Гайзулла Рәхим бай янына килде, бабасының мендәре астына кулын тыгып, картның башын күтәрә төште. Рәхим бай йомрыны күреп, кипшергән иреннәрен ялап алды, бисмилласын әйтте. Гайзулла күз ачып йомганчы Рәхим байның авызына каплады.

      – Аһ!

      Гайзулла гаять җитез кыланды: байның баш астыннан мендәрен тартып алды да йөзен томалады. Бай җан илерүе белән чәбәләнә башлагач, бар авырлыгын салып, күкрәге белән бабасының өстенә ятты.

      Рәхим бай озак чәбәләнмәде, тагын бер-ике тапкыр тартышып куйды да тынып калды, селкенмәс булды. Гайзулла мендәрне аның баш астына тыкты, колагын күкрәгенә куеп, йөрәген тыңлады. Җитмеш ел типкән йөрәк туктап, тынып калган иде инде. Гайзулла Рәхим байның кулларын күкрәгенә куйды, күз кабакларын япты, шуннан соң гына Таҗылбанат янына чапты.

      – Банат, Банат дим, тор әле, тор, бабайга әллә ни булды.

      Таҗылбанатның гаҗәпләнүдән күзләре акайды, ул һични әйтми, кайтарып сорамый, иске өйгә ташланды. Өйгә килеп керүгә, сәкедә кулларын күкрәгенә куеп, күзләрен йомган, хәрәкәтсез яткан әтисен күрде дә бертынга баскан җирендә катып торды: күңел ышанырлык нәрсә түгел иде бу Таҗылбанат өчен.

      – Әтием, җаным? Үз үлемнәрең белән киттеңме? Кем җитте башкайларыңа!.. – Үкси, тәкрарлый-тәкрарлый елады Таҗылбанат, әтисенең күкрәгенә башын салып өзгәләнде генә.

      Таң атты, бакча башындагы тирәк очларына кагылып җил исеп куйды, Бакалы күл ягында, тынып-туктап, байгыш ухылдап алды.

      Гайзулла түр өйгә, казаклар янына керде.

      – Китәргә вакыт, әфицәр әфәнде.

      – Хуҗа кая?

      – Йоклый.

      Офицер, тузган чәчен биш бармагы белән тарап, эчә-эчә шешенгән йөзен уч төбе белән сыпырып алды.

      – Карт кирәк миңа.

      – Йоклый ул, ваше благородие.

      – Уят. Монда керсен.

      – Куркам, тормас ул, әфицәр әфәнде…

      – То есть?

      – Кинәт кенә дөнья куйды ул, әфәндем.

      Офицерның күзләре акайды, баштанаяк Гайзуллага күз төшереп алды.

      – Часовой! – дип җикерде ул бар тавышына. –