Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
түгел… Ул мине… Гайзуллам…

      Таҗылбанат башын иренең күкрәгенә төртте, күз яшенә ирек биреп, ярсып-ярсып еларга тотынды. Шуңа Гайзулланың күңеле йомшады, ул, күндәмләнеп китеп, калтыраган бармаклары белән хатынының шомырт кара чәчләреннән сыйпады.

      – Банат, бабай сиңа алтынын кая яшергәнен әйтмәдеме?

      – Нинди алтын ул, Гайзулла! Нигә кирәк ул безгә. Бернинди дә алтын кирәкми миңа, Гайзулла! Китмә генә, китмә, беркая да китмә, Гайзулла!

      Ул иренең күкрәк турына сыенып, илереп елый башлады.

      – Тр-р!

      Гайзулла Таҗылбанатка ышанды да, ышанмады да. Ул аның күзләренә карарга теләп, чәченнән учмарлап тотты да башын читкәрәк каерды. Таҗылбанат яшьле күзләре белән аңардан шәфкать сорады, кан сауган иреннәрен ялап-ялап алды. Гайзулланың йөрәге сулкылдап куйды. Офицерга булган баягы нәфрәте янә йөрәгенә капты. Әйе, Таҗылбанат гаепле түгел, офицер аны көчләгән, көчләгән! Гайзулла йөрәге сыкраудан тешен шыгырдатты, ярсулап башын чайкады.

      Яктыра бара, су буйларына, бакча башларына томан шәле сарыла башлады.

      – Көт мине, Банат, мин кайтырмын!

      Хатынын тәкәллефсез генә җиргә төшерде.

      – Әфицәрне үзем үтердем диген, ишеттеңме?

      – Гайзулла җаным, ташлама мине, ташлама!..

      – Җитте. Тыңла мине, тыңла дим! Әфицәрне үзем үтердем диген. Бу – синең белән минем өчен бердәнбер котылу юлы. Атны чишеп бир. Әфицәрнең атын чишеп бир дим!

      – Гайзулла, җибәрмим мин сине, беркая да җибәрмим!

      – Җибәр, сантый хатын! Мине Әюп өчен атачаклар. Миңа калырга ярамый. Кайтырмын мин, көт!

      Таҗылбанат Гайзуллага офицерның атын чишеп китереп бирде.

      – Дөньялар ялан болай тормас. Көт, кайтырмын мин!

      Гайзулла, ат тоякларыннан мәте чәчрәтә-чәчрәтә, капкадан чыгып очты.

      Кичү янында үзен көтеп торган казакларга ул:

      – Кызыллар килгән анда, офицер алар кулына эләккән булса кирәк, аты качып килә иде, көчкә тотып алдым, куа килүләре бар, әйдәгез, тизрәк кузгалыйк, – диде.

      Кызыллар сүзен ишеткәч, казакларда офицер кайгысы калмады, алар, атларын чаптырып, Уфа ягына элдерделәр.

      …Инде баштан үткәннәрне җепкә тезеп чыгып, очына таба фикерен юнәлтте. Дөнья аның файдасына үзгәрмәде, җан-кан коя-коя кулына төшергән алтынның әле булса файдасын рәтләп күргәне юк. Берничә тәңкәне теш врачларына сатуын санамаганда, башкасына кагылып караганы да юк. Хәерле булсын.

18

      Кәнзел бу төнне йоклый алмады. Кичә ул хатыны белән ачуланышты, фанатик картларга хас үҗәтлек белән шәригатьчә «талак» дип әйтте. Хатыны Зәйтүнә моңа каршы кычкырып көлде генә.

      – Абау, мәхәббәтсез! Атаң урынына мулла булып калырга исәбеңме әллә? Нинди талак ди ул, тиле. Китче-китче янымнан, якын килмә, җан өшеткеч нәмәстә!

      Хатынының бу сүзләренә Кәнзел торган саен зәһәрләнә бара, әмма тамак ертып кычкырырга күрше өйдәге әнисеннән яхшысынмый иде. Шуңа күрә ул хатынына якынрак килде һәм, тешен кысып, тагын:

      – Талак, талак, талак! – дип гыжлады.

      Зәйтүнәнең