Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
буй-сын да биргән иде. Ни галәмәттер, моңа чаклы хатын-кыздан тәм дә, ямь дә тапмаган Кәнзел Зәйтүнәне үлеп яратты. Нигә китә бу Зәйтүнә? Ачу китерерлек әллә ни дә әйтмәде бит ул аңа. Әйтик, бераз көнләште, сөйрәлчек дип сүкте, ди. Шуннан ни? Ул бит аңа хәтта бармак белән дә чиртмәде. Тегеләрен рәнҗеткәләде, шуңа түзмәделәр, шуңа киттеләр. Моңа ни җитмәде?

      – Тукта әле, Зәйтүнә, Зәйтүнә, дим!

      Кәнзел кинәт идәнгә тезләнде дә Зәйтүнәнең балтырларыннан кочты.

      – Зәйтүнә җаным, китмә! Мин сине яратам, өзелеп яратам, Зәйтүнә!..

      Хатын бер мәлгә тынып калгандай булды, кулындагытөенчеген караватка ташлап, баш түбәсе пеләшләнә башлаган Кәнзелгә карап торды.

      – Мескен әдәм син, Кәнзел, бичара!..

      Кәнзел куырылып куйды, яшен суккандай, читкә тайпылды. «Кем, Кәнзелме мескен?! Кәнзелме бичара?!»

      – Зәйтүнә, әйт яшерми генә, син аның белән чынлапта сөйрәлдеңме? Хакмы шул? Дөрес, дөрес, кеше юкны сөйләмәс!

      Зәйтүнә тез өстендә үзенә таба шуыша башлаган Кәнзелне төртеп җибәрде, ир заты читкә тайпылды, чак кына егылмый калды.

      – Кәнтәй! Үтерәм!..

      Шунда өйгә Таҗылбанат килеп керде.

      – Ни булды, балалар? Нигә талашасыз, ни бүләсез?

      Кәнзел корт чаккандай торып басты.

      – Инәй, Зәйтүнә, китәм, ди.

      Таҗылбанат чибәр йөзле, үзенеке кебек үк чем-кара күзле килененә җирәнгеч бер караш ташлады, килененең башын чөя төшеп басып торуын күргәч, иренен бөрештереп, авыз читен кыйшайта төште.

      – Кая китә?

      – Наратбашка, бөтенләй, ди.

      – Шуңа тезләндеңме, шуңа хатын алдына тез чүктеңме?

      Кәнзел әнисенә ялварып карады.

      – Кайда синең ирлегең? Кайда?! – дип, тавышын күтәрә төште Таҗылбанат һәм: «Ни әйтергә тели тагын бу убырлысы!»– дип аптырабрак калган килене янынарак килде. Таҗылбанат, куе дегет кебек күзләрен чекерәйтә төшеп, бер мизгел килененә карап бакты.

      Чибәр иде килене. Кәнзел Зәйтүнәне төшергәч, Таҗылбанат куанып бетә алмаган иде. «Ичмасам, матур-матур, чибәр-чибәр балалар китерер», – дип уйлаган иде. Аннары аңа нинди эшкә генә тотынмасын, килененең җебеп тормавы, төшү белән, фермага эшкә керүе, көрәп булмаса да, иш янына куш китереп, ай саен шактый мул акча алуы ошаган иде. Янә тагын ул, күпне күргән хатын-кыз буларак, шуны да күрде: Кәнзел дә Зәйтүнәне ярата, әйләнә-тулгана да, сәбәп табып, гел хатыны янында бөтерелә, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Ләкин ул янә, тәҗрибәле хатын буларак, Зәйтүнә килене йөзендә тагы бернәрсә күргән иде: килене улын яратып бетерми. Улына бу турыда әйтмәде, әмма: «Тота белмәс бу мәми авыз моны, үз ишен табар да берәрсенә тагылып китеп барыр», – дип юраган иде. Күңеле дөрес тойган икән.

      Күзләрендә очкын уйнатып, зәһәрләнеп, Зәйтүнә янына килеп басуга һәм килене күзләрендә курку түгел, нәфрәт чаткылары күрүгә, Таҗылбанат үз гомерендә беренче тапкыр диярлек шүрли төште. «Тагын бер сүз әйтсәм, битемә чат иттереп төкерәчәк. Аннары килене абыстай битенә төкереп чыгып киткән дип авыз чайкаучыларның бетәсе булмас. Кирәкмәс, китсен. Минем