Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
тамак төбе белән. – Кая китте?! Әйт!

      Гайзулла Гөлзифаның аркасына чажылдатып камчы белән сукты. Хатын куырылып куйды, ана кулындагы бала чырылдап елап җибәрде. Гөлзифа бөгелеп җиргә иелде, какча гәүдәсе белән баласын капламакчы итте.

      – Зинһар өчен, балама тимәгез, балама…

      – Әйт диләр сиңа, ирең кая китте?

      Гөлзифа баласын күкрәгенә яшерә-яшерә ант итте, бала хакына булса да, аңа тимәүләрен үтенде. Гайзулла аңа тагы сукты.

      Бу юлы Гөлзифа җиргә үк сыгылып төште.

      – Балама… Уф! Атасы!..

      – Атып үтер үзен, этне, – диде Гайзулла казакларның берсенә.

      Җавап бирмәстән, казак каты итеп хатынның аркасына сыдырды. Гөлзифа, җидегә бөтерелеп, баласын күкрәгенә кыса-кыса, йөзе белән җиргә сыенды.

      – Чаганлыга китте ул… Алла хакы өчен, кызганыгыз… Балам хакына… Алла хакына…

      Казакларның икесе атларына атландылар, берсе мылтыгын алды, затворын тартып куйды. Ләкин атып өлгермәде, озын гәүдәсе түнтәеп китте дә, мылтыгын кулыннан төшереп, ат ялына капланды.

      Көтелмәгән бу хәлдән бер мизгелгә барысы да аптырап калдылар. Гөлзифаны кыйнау белән мавыгып киткән казаклар, – яшеренгән җиреннән чыгып, ике җәпле көлтә сәнәге белән бер казакның аркасына кадаган Әюпне күрми калдылар, ахры. Тик икенче җайдак кырынаеп ава башлагач кына, казаклар арасында ыгы-зыгы купты. Берсе Әюпне күреп алды. Мылтык шартлады. Әюп, сөрлеккән шикелле, бертын баскан җирендә катып торды, аннары, кисеп ташлаган көнбагыш сабагыдай, йөзтүбән капланды. Казак аңа тагын бер тапкыр атты. Әюп, гәүдәсе тартышып, торырга иткәндәй хәрәкәт ясады һәм сәнәк сабын кысып тоткан килеш тынып калды.

      Кайсыдыр кычкырды:

      – Атланыгыз атларыгызга, чыгыгыз йорттан!

      Җайдаклар атларын капкага бордылар.

      – Алыгыз үлекләрне!

      Күз ачып йомганчы, казаклар, ике гәүдәне ат өстенә салып, йорттан чыктылар. Ишегалдында тик берәү генә атына атлана алмыйча торды. Бу Гайзулла иде. Әюп соңгы селтәнүендә сәнәк белән аның йөзен яралаган иде. Казаклар үлекләрне атларына салган арада, Гайзулла, күлмәген ертып алып, ярасын каплады. Кайсыдыр, кире килеп, аңа атка атланырга булышты.

      Шау-шу, ыгы-зыгы беләнме, Гөлзифаны онытып җибәрделәр. Гөлзифа, шул җайдан файдаланып, келәт астына кереп ятты һәм, тын алырга да куркып, күзенә кан сауган килеш, мәхшәр барган йортка карап торды. Еласа яман буласын сизгәндәй, бала да тынып калды.

      Казаклар, шаулашып, ишегалдында уралдылар-уралдылар да китеп бардылар.

      Ат тояклары тавышы ерагая төшкәч, Гөлзифа келәт астыннан чыкты. Чыкты да, аяк атлавын тоймыйча, иренең гәүдәсе янына килде.

      Тулган ай энә табарлык итеп бөтен йортны яктырткан, ай яктысында Әюпнең йөзе тагы да агарып киткән иде. Гөлзифа тезләнде дә, калтырана-калтырана, күз яшен имчәк баласы битенә тамыза-тамыза, ире күкрәгенә капланды, сулыгып-сулыгып үкси башлады. Кулы әле суынып та өлгермәгән лайлалы канга тиде. Бөтен тәне өшеп китте, аркасында ят кымырҗу кузгалды. Бертын өнсез калып торды да янә