– Банат, бабай каенага алып кайткан алтынны кая яшерде икән?
– Нигә безгә ул алтын, Гайзулла җаным? Башларыбыз исәнбулсын, диген.
– Дөнья көтәргә, менә нигә! Бабайның күп торасы калмаган, ә безгә синең белән яшисе дә яшисе әле.
Нәкъ шулчак алар янына Рәхим бай килеп керде.
– Кияү, – диде ул, сузып кына тамак кырды. – Чыгыйк әле, сиңа сүзем бар иде.
Ишегалдына чыктылар…
Ун ел гомерен Себер урманнары кисеп үткәрде Гайзулла. Әйе, гизмәде түгел ул дөньяны, гизде, күрде. Басмачылар арасында да булды, шул мәлдән Әфганстанга да чыгып керде, әмма туган авылында калган сары алтын аны һаман өенә тартты. Совет аңа ун ел чәпәп куйды. Дөресен белгән хәлдә, Гайзулла бу якты дөньяны яңадан күрәсе түгел иде. Советларга бар кылган гөнаһлары турында да сөйләмәде. Ун елын утырып, авылга кайтканда, Гайзулла танымаслык булган иде инде: бөкресе чыккан, калак сөякләре беленеп торган арык эткә охшап калган иде. Әнә шулай талкыды аны төрмә дигән «кунак йорты», һич рәтен-чиратын калдырмады. Карамалыга ул төнлә белән кайтып керде. Документлары рәт-җайда булса да, кеше-кара күзенә күренергә курыкты. Чөнки, суд булганда, авылда кылган явызлыклары турында ләм-мим бер сүз әйтмәде. Аны тик аклар ягында булган өчен, басмачыларга кушылганы өчен генә утыртканнар иде.
Әюп өчен атулары бар иде аны.
Ләкин Гайзулла юкка курыккан булып чыкты. Өйгә кайтып керү белән, Таҗылбанат аны шатландырды. Әюпнең Гөлзифасы шул китүдән кайтмаган, хәтта хат-хәбәре дә юк икән. Хәер, хатлар язышырга аның Карамалыда чыбык очыннан башка кардәшләре дә калмаган иде.
Әнә шуларны ишеткәч, Гайзулланың эченә җылы йөгерде. Ипләп кенә, җайлап кына Таҗылбанатның ястыгына башын куеп, атна чамасы йоклагач, дөньяны кайгырта башлады. Иң әүвәл документларын алып районга барды, учётка керде.
Аннан иман алып кайткач, янә Таҗылбанат белән бер мендәргә башын салып киңәш-сабак итте дә колхозга керергә кирәк дигән нияткә килде.
Таҗылбанат язган гаризаны авыл Советына илтеп биргәч, председатель Шакирҗан Гайзулланың кәгазен ары әйләндереп, бире әйләндереп карады да:
– Совет гражданины булырга хакың бар, авылда торасыңмы, читкә китәсеңме? – дигән сорау бирде.
– Авылда калам.
Әнә шул көннән алып Гайзулла Бикмуллин авылда яши башлады.
Ашыкмады Гайзулла, кабаланмады. Әүвәл баштан йорт-каралты тирәсен рәткә китерүдән башларга булды. Чакырган көннәрдә колхоз эшеннән дә калмады, көз якта сыер юнәтте. Сыер асрарга абзар юк иде, ярлы чабатачы Гыйлаҗның өч тәрәзәле өендә торалар иде. Таҗылбанат матур итеп яза-сыза белә иде, авыл Советына сәркатип булып эшкә керде. Эшләве Шакирҗан кул астында иде, председатель яңа сәркатиптән бик канәгать булды: чибәр, тулы тәнле, аш өстенә чыккан өре кебек йөзеп кенә йөри иде Таҗылбанат. Эшен дә эшләде Таҗылбанат һәм Шакирҗанның күңелен дә күрә белде. Гайзулла бу турыда ишетә-күрә йөрсә дә, телен тешләүдән ары китә алмады. Бер уйлаганда, җае да бар иде шул.