Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
күзлек кигән, Таҗылбанат кебек бераз бөкрәя төшкән. Бер якка тайпылырга ымсынды, әмма өлгермәде, беренче булып Гөлзифа сәлам бирде.

      – Исәнмесез, Алла бәндәсе, кем дисәм дә танымыйм үзегезне?

      – Мәгаләйкем әссәлам! – диде Гайзулла һәм, мәхшәрдән качкан кешедәй, аякларын чалыш-чолыш баса-баса, тиз-тиз китеп барды. Ул көч-хәл белән кемнеңдер ихатасына килеп тотынды, чыгардай булып типкән йөрәген тыярга теләп, авызын зур-зур ачып сулыш алды.

      – Таныды, – дип пышылдады ул, вәсвәсәсенең үсә баруын, таушалып барган йөрәгенең ярсып тибә башлавын тоеп. – Таныды!..

      Кинәт күңеле тулышып китте. Дөньяны ничегрәк көтте ул? Ни бәрабәренә яшәде? Кемне кимсетте, кемгә зыян китерде, кемне рәнҗетте? Гөлзифанымы?! Юк, юк, Әюпне үтерүче ул түгел! Ул ияреп кенә йөрде. Ияреп кенә йөрдеме соң?.. Кем беренче булып Гөлзифага сугучы? Кем аны өйдән алып чыгучы?..

      Син түгелме, син түгелме соң?!

      Гайзулла, хәл җыя-җыя, кемнеңдер капка каршындагы эскәмиясенә килеп утырды.

      Рәхим бай. Рәхим байның алтыны? Бәхет китердеме ул хәзинә аңа?

      Хәтер күгенә шул алтын белән бәйле булган истәлекләр килде.

      Гайзуллада бу төндә алтын кайгысы калмаган иде. Әюпне үтерүчеләр белән Рәхим бай боерыгын үтәп кайтканнан соң, аның сәнәк ярган ярасына Таҗылбанат йод сөртте, бәйләде. Гайзулланың акрын гына башы әйләнә иде. Ат өстенә аркылы салган, башы өзелергә җитешеп чайкалып барган Әюп гәүдәсе күз алдыннан китми йөдәтте. Алар бергә үстеләр, Ык буена кармак салырга бергә йөрделәр. Егет чакта да бергә булдылар. Җитмәсә, Сабираны төшергәндә, Әюп кияү егете булып килде. Әйе, дуслар, яшьтәшләр иде Әюп белән Гайзулла. Рәхим бай белән ничек башланды соң әле? Әюп гәүдәсен Зур күл башындагы сазга ташлап кайткач, Гайзулла Таҗылбанат янына кереп утырды. Шунда бабасы килеп керде, киявен тышка дәште.

      Тымызык кына яңгыр явып тора, йортта казакларның атлары пошкыра, Рәхим байның мул итеп салган солысын ашыйлар.

      – Яңа гына ай яктысы иде, кай арада ява башлады әле бу яңгыр? – диде Рәхим бай, аннары кисәк кенә: – Кияү, бу мөртәтләр шуңа килгәннәр. Әфисәрнең гел күзе тонган. Мин, Хода үзе ярлыка кылсын, яшисен яшәдем инде, сезгә әле яшисе дә яшисе. Тик дәүләт-мал булмаса, бу дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе дә ни кызыгы. Әйтүем шул булсын: калдырасы малым, күрсәтәсе мөлкәтем бар сиңа, кияү. Әйдә, бакча башына төшик әле…

      Гайзулла Рәхим байга иярде. Һәй, җитез кыланды да соң Рәхим бай, кай арада көрәген, фонарен тапты.

      – Әйдә, кияү!

      Бакча башына төштеләр, таллыкка керделәр, карт өянкеләр үсеп утырган җирдә Рәхим бай туктады, эчен учмарлап тотты. Соңгы көннәрдә бабасы йокысыз җәфалана иде.

      – Бора да ала шуннан, – диде Рәхим бай, кулындагы фонарен Гайзуллага сузды. – Хәзер җибәрә ул… Әй, туздым, кияү, туздым. Үтте, үтте гомер… Менә мондарак. Шунда бер казык булыр. Шунда, шунда, эзлә… Таптыңмы?..

      Гайзулла тезләнде дә чери, муртая башлаган тирәк яфракларын актара башлады.