Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
энесе дә кылыч тоткан Юныс угланны куарга кыймас. Инде кыя икән, үзенә үпкәләсен. Әйе, аксак мөртәттән барысын да көтәргә була. Ләкин беразга сабыр итәргә кирәк булыр. Энесе белән ике араны бозмаска. Кызы Казанда төпләнеп, үз сәясәтен уздыра башлагач кына, Йосыф бәк ярдәмгә килер. Хәер, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, язганы булыр. Ул олауны озата килгән кешеләренә таба борылды:

      – Барыгыз, бар, кайта торыгыз. Ясавылым, син дә кит. Атым калдыр да. Мин бераз далама чыгып кайтам әле.

4

      Кала күздән язганчы, Сөембикәнең күзеннән яшь кипмәде. Аны мөгаллимәсе Җәмилә юатырга теләде, даладагы чәчәкләргә игътибарын җәлеп иттерде, иллә һичнигә ирешә алмагач, аркасыннан сөя-сөя:

      – Ела-ела, күңел ташың эрегәнче ела. Гарәпләр «кайгы – таш, яшь – яңгыр» диләр, – диде.

      – Мин туктадым инде, еламыйм, – дия-дия, Сөембикә очкылык тоткандай үксеп-үксеп куйды да Җәмиләнең күкрәгенә башын салып, тынып калды. – Син мине ташламассың бит, мөгаллимәм?

      – Без ахирәттә дә бергә булырбыз, боерган итсә, Сөембикә.Җәмилә ахирәте Сөембикәнең башын күкрәгенә кыса төште.

      Алда очсыз-кырыйсыз дала, баш түбәсендә, озата баргандай, тургай сайрый. Көн эссе, һава бөркүрәк булса да, җил булмагангамы, саф күк йөзе аяз иде. Олау бераз җилләнеп барды да сабырлана төште, чөнки дөяләрнең күздән язулары бар иде. Даланы арба шыгырдаган, һау-һаулап атлар әйдәгән тавышлар күмеп киткәндәй булды. Кәләшне алып барган арбага киң утыргычлар ясалган, идәненә әрмән келәмнәре җәелгән иде. Мичәүләп җигелгән тимеркүк атлар, атлап барган җирдән башларын селкеп, пошкырып куялар, чебен-черкидән котылырга теләп, башларын чайкап җибәрәләр. Арба-ат җиһазлары, япма чүпрәкләр затлы, ат йөгәннәре тасмалап тегелгән, тәңкәләр белән бизәлгән. Дуга башларында көмеш кыңгыраулар чыңлый, ләкин әлегә кыңгырауларны дугаларга бәйләп куйганнар. Көмеш кыңгырауларны Казан каласына җитәрәк чишәчәкләр. Йосыф бәкнең сылу кызы Казан ханзадәсе, хәзер инде Казан ханы Җангалигә төшкәндә, көмеш кыңгыраулар күңелләрне җилкендереп, йөрәкләрне дәртләндереп зеңли башлар, авыл-кала саен өер-өер халык чыгар, Тәби вәзир аларга учлап акча сибәр, халык аларны җыярга ябырылыр. Йосыф бәк кызы Казан иленә буш кул белән килми, үзе белән бихисап бирнә алып килә, моңа кадәр олуг бәк кияүгә биргән бер генә кызына да шул тамаша бирнә озатканы булмаган иде әле. Ул гынамы, кызының тынычлыгын саклар өчен, өлкән угланы җитәкчелегендә өч мең сугышчы килә. Кирәк булган хәлдә, кызының тынычлыгын саклау сылтавы белән, Йосыф тагын өч мең кылыч җибәрә ала. Буш кул белән түгел, җайдак аты, көтүе-малы белән. Абасының атлы гаскәре алдан бара, багучылары исә күптән күздән яздылар. Бара-бара Сөембикәне йокы баса башлады, ул мендәргә башын салып йокыга китте. Һәм, күп тә үтмәде, коты алынып, тирә-юньгә карады. Җәмилә аны янә тынычландырырга кереште.

      – Яман төш күрдеңме әллә?

      – Әйе, шулхәтле яман, сөйләргә дә куркам.

      – Сөйләргә курыксаң сөйләмә. Тынычлан. Оныт төшеңне. Әйдә бераз атка атланып барабыз. Абаңны куып җитәрбез, үртәшербез.

      Сөембикәнең күз төпләренә елмаю вә куаныч