Шигырьләр / Стихи (на татарском языке). Акмулла. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Акмулла
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Поэзия
Год издания: 2021
isbn: 978-5-298-04253-6
Скачать книгу
җаным фида йөз-мең кабат.

Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан4+,

Тугъры әйтеп, халыкга җазган5+ хак мулладан,

Сахрауи эчләренә[333] бездән сәлам,

Дошманның җаласынан пакь мулладан.

Бәгъдәссәлам[334] фәкыйрь хәлем сорасаңыз,

Хат менән белдерәен каласаңыз[335],

Аһ орып, аш эчбәй[336], кан йотамыз,

Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз[337].

Язайын[338] сезгә гыйбрәт – карасаңыз,

Җайылган тәмам йортка тамашамыз.

Симезләр җабыгады нәзар итбәй[339], —

Бол[340] җирдә биекләрдән аласамыз[341] 6+.

Саргаеп, төн ойкламай[342] 7+ таңасамыз[343],

Гакылдан госса[344] мәнән адасамыз[345];

Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,

Кандала, бөргә[346] менән таласамыз.

Мәкяным[347] минем яткан – аты зиндан,

Һәртөрле адәми бар җәфа кылган;

Эчендә төрле гыйбрәт – хисабы юк,

Сәргыя[348] ничә төрле – бар җыелган.

Тимермин[349] кадакланган тирәзәсе,

Кара тас[350] кабатланган кирәгәсе[351];

Урысның тулып ятыр кенәгәсе, —

Ходадан дошманыңны теләмәче!..8+

Килмәйде күңел җитәр күңел сорай[352],

Мылтыкды[353] салдат җөрер урай-урай;

Ходаем кылган эшкә чара бармы? —

Җатырмыз, бичаралар, җылай-җылай.

Тоткындың, сорасаңыз, җайы сулай,

Адәмде усындайда адәм сынай[354];

Күрәмез тирәзәдән мирзаларды[355],

Үтәде касымыздан сабай-сабай[356].

Кей адәм[357] ун җыл җатыр, озап калган[358],

Эшләре Питербурга озап калган,

Һиммәтле[359] кандай ирләр заигъ булып[360],

Аякы кесән[361] менән тозакланган.

Саргайтды ак йөземне кара тас өй,

Ат менән ни күрмәйде адәм басы?

Каңгырды басым9+ минем тауыс[362] менән —

Яхшының ямандай юк аермасы!

Адәмдең караңгы өйдә кайгырмасы

Аурады җата-җата кабыргасы;

Эчендә нахак да бар, хаклы да10+ бар,

Җатады җилкәләрен касый-касый[363].

Катыксыз кара күҗә[364] – эчкән асы[365],

Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы[366];

Борадәр, эчбәймен дип булма гасый[367],

Дөньяның вафасы юк, атаң басы!11+

Миндагы[368] моны теләп алганым юк,

Казакъка зурлап кияү булганым юк12+.

Ходаның кылганына чара бармы? —

Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк.

Бездагы бер шаһбаздның[369] баласы идек,

Хәлфәнең

333

Сахрауи эчләренә – сахра (халыклары) арасына.

334

Бәгъдәссәлам – сәламнән соң, сәлам белән бергә.

335

Каласаңыз – теләсәгез (калау – теләү).

336

Аш эчбәй – ашамыйча.

337

Җанасу – янәшә булу, тиң килү.

338

Язайын – языйм.

339

Нәзар итбәй – нәзар итмичә (карамыйча).

340

Бол – бу.

341

Аласа – тәбәнәк.

342

Ойкламай – йокламый.

343

Таңасу – таңга чыгу, таңны каршылау.

344

Госса – кайгы, борчу.

345

Адасу – адашу.

346

Бөргә – борча.

347

Мәкян – урын, торган җир.

348

Сәргыя – җинаятьче, хаин, сатлык.

349

Тимермин – тимер белән.

350

Тас – таш.

351

Кирәгә – тирмә өйнең стена каркасы.

352

Күңеле якын кеше хәл сорап килми.

353

Мылтыкды – мылтыклы.

354

Тоткынның, сорасагыз, җае шулай,

Адәмне шушындыйда (шундый хәлдә) адәм сыный.

355

Мирзаларды – мирзаларны.

356

Үтәләр яныбыздан (атларын) чыбыркылый-чыбыркылый.

357

Кей адәм – кайбер адәм.

358

Озап калган – озатылган, җибәрелгән.

359

Һиммәтле – олы җанлы.

360

Заигъ булу – әрәм булу.

361

Кесән – кешән, богау.

362

Тауыс – тавыш (гауга).

363

Касый-касый – кашый-кашый.

364

Кара күҗә – итсез шулпа ашы.

365

Ас – аш.

366

Күзнең ясы – күзнең яше.

367

Булма гасый – гөнаһлы булма.

368

Миндагы – миндәген (мин үзем дә).

369

Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.