Шигырьләр / Стихи (на татарском языке). Акмулла. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Акмулла
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Поэзия
Год издания: 2021
isbn: 978-5-298-04253-6
Скачать книгу
сыртдан адәм ни димәйде,

Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.

Мактамас адәмде адәм – күралмаса,

Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;

Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —

Газраил эшен килеп тәмамдаса.

Нәгылып[453] җаның чыдар, борадәрем,

Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?

Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса[454],

Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;

Барынан усы[455] хурлык җаман икән,

Хәстәдән күңел хушлык сөралмаса, —

Тилмергән бу вакытда тоткын идек,

Күреп китеп җөрсәңдәрче амандаса![456]

Кайгылы бәндәсенә Ходай җакын,

Җылатыр бәндәсенең асыл затын,

Һәркемне артык сөйсә – артык кыйнар,

Дустының, иштәен дип, мөнәҗәтен.

Әбүҗәһел24+ Мөхәммәдкә инанмаган,

Иманга өндәсә дә телалмаган;

Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп,

Җарылган аймин кәнде[457] күралмаган.

Айтайын кыска сүздең мин тулгауын,

Дошмандың үсәгенә җукдыр дауым,

Без түгел, пәйгамбәргә үсәк булган, —

Булыр, дип, һәр Мусага бер Фиргавен25+.

Тоткын буп[458] газиз Йосыф26+ канча[459] җатды,

Чыгарып агалары кол дип сатды;

Мөндан соң Зөләйханең җаласымин[460]

Зинданда унике жыл җәфа тартды.

Нәгылды[461] Исраилнең27+ даналары[462],

Үзләре – җакын нәби[463] балалары,

Орлыкчы, үтерекче, үсәкче дип[464],

Йосыфды кандай[465] кылды агалары?!

Асылды сүккән менән аты китбәс,

Күңелдән җаман сүздең даты[466] 28+ китбәс;

Нәҗескә саф алтынды буяу менән

Нәҗес китәр алтындың заты китбәс!

Кыйсык ук аткан менән туры китбәс,

Күңелдән җаман сүздең куры[467] китбәс,

Котырган эт һава карап әргән менән

Асманда[468] торган айның нуры китбәс!29+

Күп сәлам барча сахра, динкарендәш,

Күңлеңез гарибләргә киң карендәш,

Адәмдең үсәк сүзе бары бикяр[469], —

Җазылган ләүхелмәхфуз[470] үзгәрелмәс.

Языптыр мосаннифлар[471] һәр китабка,

Фискъ сүз[472] алынмас дип илтифатка;

Кабрендә Имам Әгъзам30+ эт булды дип,

Канчамы үсәк булды асыл затка!

Бәлане күреп калган пәйгамбәрләр,

Җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр,

Булды дип нәгып[473] тоткын уйламаңыз —

Файда җук артык сүздән, борадәрләр!

Аргамакка кимчелек җук кесән[474] менән,

Наданлар мондай сүзгә төсенбәгән;

Мөслим[475] 31+ дип үсәкчене әйталмаймын,

Без түгел, пәйгамбәр дә эсинбәгән[476].

Яхшы сүз тыңдамакка хуб мөбарәк,

Яхшыга Хода – мәдәд Скачать книгу

453

Нәгылып (нә кылып) – ничек итеп.

454

Саралмаса – сары (хәсрәт) алмаса.

455

Усы – шушы.

456

Килгәләп, хәл белешеп йөрсәгезче.

457

Аймин кәнде (ай менән көнде) – ай белән кояшны.

458

Тоткын буп – тоткын булып.

459

Канча – күпме.

460

Җаласымин (җаласы менән) – яласы белән.

461

Нәгылды – ни кылды, нишләде.

462

Даналары – белдеклеләре.

463

Нәби – пәйгамбәр.

464

Карак, ялганчы, яла ягучы дип.

465

Кандай – ничек, нинди.

466

Даты – кере, тутыгы.

467

Куры – калдыгы, дуены.

468

Асман – күк.

469

Бикяр – бушка, юкка.

470

Ләүхелмәхфуз – язмыш тактасы, тәкъдир язмасы.

471

Мосанниф – иҗат иясе, китап язучы.

472

Фискъ сүз – бозык сүз, начар сүз.

473

Нәгып – ни кылып, нишләп.

474

Кесән – кешән, богау.

475

Мөслим – мөселман, ислам динендәге кеше.

476

Эсинбәгән (синбәгән) – ышанмаган.