Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
маршалның итекләрен болай ялтыратуы ниндидер уңайсыз, авыр хис калдырды. Алар китте, ә сөйләшүләр байтакка сузылды. Маршалны көн дә күрмисең бит!

      Хәтеремдә шул итекләре белән бергә тугралы, зур йолдызлы чигелгән маршал погоннары уелып калды. Әйе, Кораллы көчләребезнең яңа, бик мөһим тармагы – Стратегик РВ белән идарә итүчеләрнең төрлесе булды. Мисал өчен генә булса да әйтим, РВ штабының РТБлар бүлеге начальнигы карт генерал-полковник Балядко иде. Ул байтак еллар кавалериядә хезмәт иткән һәм андагы гадәтләр канына сеңгән. Безнең технологик залга килеп керүгә, ни эшләргә белмәвеннән, атом-төшле „ГЧ“ ларны, чисталыкларын тикшергән кебек, кулъяулыгы белән сөртеп маташты. Хәер, аны озакламый лаеклы ялга озаттылар. Ә андыйлар бездә әз булмады.

      Яңа барлыкка килеп, аягына баса башлаган РВда гади генә мәсьәләләр хакында югарыда җитди бәхәсләр барганын еш ишетә идек. Башта көн кадагына мондый мәсьәлә эленгән: РВ хәрбиләрен нинди форма белән киендерергә? Тәкъдимнәрнең төрлесе булган. Шуларның берсе: Николай II чорындагы атлы казакларның формасы. Юк, шаярып әйтүем түгел. Ул формалар Беренче Бөтендөнья сугышыннан бирле хәрби складларда сакланып ята, имеш. Күрәсең, кемдер шул чакта ук казакларны юксынган икән… Ахырда тупчылар формасына киендерергә булалар. Әле мин РВга хезмәт итәргә килгәндә дә полкларда һәм РТБларда мотопехота, очучылар, диңгезчеләр формасын кигән офицерларны очратырга мөмкин иде. Кайсы-кайда „кыскартылган“ бит!.. Тора-бара, әкренләп, аларны да тупчылар формасына киендерделәр. Без медиклар исә үзебезнең яшел төс кертелгән формада җитмешенче елга хәтле кала бирдек. Хәер, безгә дә бермәлне кара тасмалы тупчылар фуражка-погон-петлицалары кигезеп маташканнар иде. Барып чыкмады. Ә мин аларны алырга өлгермәдем дә.

      Тагы бер мәсьәлә турында бәхәс куба: РВ частьларын нинди калып-рәвештә төзергә? АКШ үрнәге буенчамы? Аларда РВлары „авиокрылолар“ ча бүленгән. Безнекеләр, ахырда, нигезгә туп гаскәрләренең төзелешен – батарея, дивизия, полк калыпларын үрнәк итеп алалар. Шулай АКШ һәм СССР РВларының төзелешләрендә ассимметрия туа. Гаскәрләрнең нинди рәвештә төзелүләре буш нәрсә түгел. Нигездә сугышка сәләтлелек, штаб һәм башка мәсьәләләр ята. Әйтик, полк икән, командиры полковник булырга тиеш, „папаха“ ны бирергә кирәк!..

      Соңрак башка мәсьәләләр дә барлыкка килде. Әйтик, РТБларга байраклар бирү мәсьәләсе. Алар моңарчы байраксыз хәрби частьлар иде. Әләмсез нинди мөстәкыйль хәрби часть булсын ди? Ә байраклы булгач, начальнигы да папахалы булырга тиеш. Аннары, Г. Жуковны лаеклы ялга озаткач, бераздан безнеке шикелле хәрби оешмаларның чын мәгънәсен истә тотып һәм тәртипне ныгыту максаты белән, замполитларның санын арттырырга мәҗбүр булдылар, һәм һәр 50–75 санлы аерым хәрби оешмаларга, сугышчан әзерлекләренә карап, берәр политхезмәткәр офицер өстәп кертелде. Бу инде чамадан тыш узыну булды, чөнки тәртипләр аңарга карап кына ныгымады. Мин гомеремдә чын мәгънәсендә эшчән, кеше күңеленә керерлек политхезмәткәрләрне