Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
чакрым булса да, госпитальгә илтим, дим. Мәрзия исә: „Авыртуга чыдый алмам!“ – ди. Әйе шул, ул хәтле сикәлтәле юл бик авырга туры киләчәк. Менә шулай, ахырда операцияне лазаретта ясарга булдык. Ярый әле, барысы да шома үтте. Аппендиксы әз генә үзгәргән иде. Гаеп бөерендә яки аналык трубасында, ахры. Бу өч әгъза янәшәдә булганга күрә, чирләп китүләре бер-берсенә охшаш, башта өстәмә махсус тикшерүләр, рентген-анализлар ясамый аеруы кыен. Ахырда, тора-бара Мәрзиянең бөер һәм аналык трубасының чирләре дә ачыкланды.

      Быкова да наданрак булып чыкты. Ире татар, РТБ офицеры, фамилиясе дә Хәсәнов иде. Озакламый алар аерылыштылар.

      Операциядән соң терелгәч, Мәрзия туганнарына хат язган. Энесе Зәки, операциягә катнашуымны белгәч: „Уңмаса, мин аны судка биргән булыр идем!“ – дип шапырынган. Ә ул аппендицит операциясен кайберәүләр авырмаганда да ясата, уңайсыз, килешмәгән чакта чирләп китмәгәем дип.

      Ә Эквадор армиясендә аны мәҗбүри бөтен солдатларга да ясаталар дип укыганым бар. Хирургларына аның өчен премияләр дә бирәләр икән. Шулай Зәки судка бирми калды. Ахмак! Авыруларга махсус рәвештә зарар китерүче табиблар, гомумән, бар микән ул? Булса, алар „СС“ гаскәрләрендә, Берия КГБсында гына булганнардыр. Табиблыкка укыган һәм Гиппократ антын биргән кешеләр җәлладлар түгел. Кешегә операцияләрне ясарга белем, акыл, батырлык һәм көч кирәк. Мәрхәмәтле булуың да зарури. Һәрвакытта батырлыгым һәм белемем җитсә дә, миңа, кан чәчрәтеп, тере авыру кешенең тәнен кисү кыен булды. Шуңа күрә, хирург сәләтем булса да, байтак операцияләргә катнашып, үзем ясасам да, хирург буласым килмәде. Ә инде операцияләрнең зарары тия калса, аның объектив сәбәпләре күп була. Шулар рәтенә субъектив сәбәпләр дә керергә мөмкин. Әйтик, ялгышу, тәҗрибә җитмәү. Хирурглар арасында, кызганыч, салкын канлылар да очрый. Гамәлдә һәр эшнең дә уңмавы мөмкин кебек, хирургия операцияләре дә кайбер очракларда уңмый, әлбәттә. Кеше, тереклек иясе буларак, бик катлаулы җан иясе. Аңардан да катлаулырак җан иясе булганы юк әле. Аны ничә мең еллар буе өйрәнсәк тә, өйрәнеп бетмәгәнбез. Ул бит эволюциянең таҗы! Менә шуңарга пычак тыгып тыкшынып кара ди! Ләкин, башка чара калмагач, операцияне ясатырга мәҗбүр булабыз шул.

      Әле шунысы бар: операцияләрне җансыз машина түгел, ә киресенчә, шундый ук адәм баласы ясый! Мәрзиягә кагылганда, аңарга кайчан да булса, һичшиксез, аппендицит операциясен ясатырга туры килер иде. Чөнки уң ягындагы бөеренә таш утырган, һәм хатын-кыз чирләре белән дә интекте. Мондый очракта аппендикс та ялкынсыныр иде!

      Росщункинга килгәндә, хәрби медицинабыз аңардан уңмады. Тора-бара ул, эчүгә сабышып, тәмам сәрхушкә әверелгән. Ахырда, аны хатыны да баласы белән ташлаган дип ишеткән идем. Аракы-шәраб белән мавыгу юньлегә китермәс шул.

      Яңа ел бәйрәмен хөрмәтләп уздырганнан соң, Мәскәүдән телеграмма килде. „Капитан“ мәртәбәсе белән котладылар. Бик вакытлы, акчаны мулрак тотарга була. РВда званиеләрне тоткарламаска тырышалар иде.

      Күчәсе урынга