Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
укый: „Весь обслуживающий персонал во главе с директором уволить! Микоян“. Директорның күзе акаеп, атылып чыгарга җитә. Микоян ул чакта – наркомпищепром. Шуннан соң бүтән рестораннарны да кем икәннәрен онытканнардан чистарталар. Хәзер исә мондый эш бер Микоян хәленнән генә килмәс иде.

      Шулай, биредә табигать матур булса да, тормыш шартлары бик камил түгел икән. Һавасы бик дымлы, шкафларда хәтта кием-салым күгәрә, диләр. Бәяләр кыйбат. Монда барысын да ерактан китерәләр бит.

      Владивостокның өлкә военкоматыннан безне Уссурийскига юлладылар. Уссурийск – яшел бакчалы, күбесенчә бер катлы иске, тыныч кала. Кояшлы җылы көн иде. Тирә-юньдә күмер шахталары һәм терриконнар күренеп тора. Безгә шахта бистәсенең малайларын бирделәр. Мин кайберләренең саулыкларын тикшереп кире кактым. Кайтканда алар белән шактый чиләндек.

      Старшиналар, калтыранып, аракылы шешәләрен рельсларга бәргәләделәр. Хәер, мунча кертеп, чәчләрен киптереп, хәрби киемнәрен кидергәннән соң, аларны тиз кулга алдылар. Һәркайсын карап, медкенәгәләрен яздым. Казарманың бер бүлмәсендә медпункт ачтым.

      Кирәк-яраклар белән җиһазландырдым һәм аптекадан дарулар китерттем. Офицерларга һәм солдатларга тиешле ун сәгатьлек ВМП (военномедицинская подготовка) дәресләрен укытырга керештем. Өйләдән соң авыруларны кабул итә башладым.

      Орёлның гаҗәпләнүеннән күзе дүрт булды. „Менә ничек эшләргә кирәк икән!“ – дип ычкындырып җибәрмәсенме! Ялкау, кулларын кесәләренә тыгып йөргән Зайцевтан ул моны күрмәгән шул. Дивизия табибы подполковник Братаненкодан санинструкторлар сорыйм. Миңа алар дүртәү тиеш. Ләкин ул, маха биреп, дивизиядән бер генә солдатны да Уссурийскига – санинструкторлар мәктәбенә укытырга юлламаган икән. Димәк, аларны үзебезгә әзерләргә туры килә. Әлегә булышырга ике солдатны алдым. Орёлга медпунктка тиешле санитар машинасы – УАЗ-451Асын югарыдан сораткан кәгазь яздырдым. Лазарет һәм полк табиблары белән танышып, уртак тел таптым. Атнасына бер тәүлек лазаретта кизү торам. Анысы үземә тәҗрибә өчен кирәк. Шулай барысына да тиз ияләштем. Әйтерсең гаскәрләрдән алты ел аерылып тормаганмын! Шунысы мөһим: гарнизонда офицерлар гаиләләре үзара тату, бер-берсен якын итеп торалар. Үзенчәлекле зур бер гаилә булып яшиләр дисәң дә була. Шуңа күрә биредәге тормыш җиңелрәк тоела. Тик менә үземнеке тулы түгел. Кайбер яшь хатыннар миңа күз салгалый башлады. Ә берсе, ире өлкән лейтенант командировкада булганда, чиргә сабышкан булып, янына чакырта. Һәр гарнизонда андый дәртле җилбәзәкләр табыла. Бусы аның икенче ире, беренчесе – лётчик, һәлак булган. Керсәм, ул юрганы астында шәрә көенчә елмаеп ята. Әйтерсең Ремрандның Данаясы Зевсны көтә… Ак кабарынкы тәнен җентекләп тикшергәннән соң, билгеле, бернинди чирен дә тапмадым, „воспаление хитрости“ ыннан гайре. Мине әллә хатын-кыз күрмәгән дип белә инде?

      Тормыш якларына килгәндә, военторг кибетендә сайлап алырлык әллә ни ризык юк. Ни китерсәләр – халык шуны сыпырта.