Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
Мондый галәмәт Сковородино станциясеннән башлана һәм бирегә тикле җитә. Бу узган бозлавык дәверенең эзе, җәйге җылы көннәрдә җирнең шактый өлеше сазлыкка әверелә. Менә шунда ЦК күзәтүе астында Оборона министрлыгы эшләре кызу, удар рәвештә алып барыла да инде. Мәскәүдән махсус комиссия даими килеп кенә тора. Янәсе, АКШ империалистлары без аныклаганны көтеп тормаслар! Сугыш чыгаруларыннан бик шикләнәләр. Хисапсыз стройбатлар, туктаусыз диярлек, тоткыннар кебек эшлиләр. Эшләре дә, тормышлары да үтә авыр, һич кызыгырлык түгел. Тайга уртасында, бозлавык вә сазлыклар өстендә шундый авыр олы эшләрне башкарып кара әле!.. Чирләүчеләр күп, фаҗигаләр дә булып тора. Тынгысыз юлларда машиналар бер-берсенә бәреләләр, бензовозларның янган очраклары була. Зур төзелешләр андый бәла-казасыз булмыйдыр да. Мондый ашыгыч „суык сугыш“ хәрәкәте бөтен ил киңлегендә диярлек алып барыла. Стратегик ракета частьларын акылга сыймаслык, яшәргә уңайсыз, кыен шартлы, кулланырга яраксыз диярлек җирләргә урнаштыралар. Күбесенчә цивилизация учак-үзәкләреннән ерак җирләрдә. Менә шул чакта бер табышмак уйлап чыгарыла да инде. „Тау араларында, чүл-тайгаларда, чәнечкеле тимер чыбык боҗралары эчендә яшиләр. Киптерелгән ризыклар белән тукланалар. Кемнәр ул?“ – дип сорауга, – „Ракетачылар!“ – дияргә кирәк…

      Берничә елдан соң, Стратегик ракета гаскәрләре аякларына баскач, тормыш яклары җайланды. Бөтен шартлар диярлек шәһәр тормышына якынлаштылар. Ләкин мәдәният үзәкләреннән ераклык һәм шәһәрчекләрнең ябык-йомыклыклары, пропуск режимы тормышыбызны колонияләргә тиңләштерә иде.

      Йортлар төзелеп бетсә, без дә шунда, урман эченә кереп урнашырга әзерләнәбез. Әлегә офицерларыбыз берәр атнага командировкаларга барып, үзебезгә тиешле бина-корылмаларны күзәтеп-тикшереп йөриләр. Сафка керә барган берсен, акт язып, үз кул-карамакларына алалар. Бераздан, халкыбыз күбәя һәм хәрбиләребез кизү тора башлагач, миңа да шунда барып йөрергә туры киләчәк. Әлегә, язга чыкканчы, частьның төп өлеше һәм гаиләләребез Возжаевка шәһәрчегендә яши. Тормышыбыз да ярыйсы. Итне военторг атнасына бер китерә. Виктория җиләгеннән пешерелгән Болгария конфитюрлары һәм кытай-япон алмалары белән тәэмин итә. Конфитюр килолы калай кәнсир савытларында. Алмалары егермешәр килолы әрҗәләрдә. Конфитюрын да, икешәр әрҗәләп алмаларын да чанага утыртып алып кайтабыз.

      Хезмәтем, әйтмәгәнем булсын, авыр түгел. Киләчәк сынаулар әле алда. Тик шунысы бар, үзебезне „олы җирдән“ аерылган нәүмизләр күк хис итәбез. Лазаретыбыздан каты авыруларны Белогорск госпиталенә озатабыз. Барган саен, каладан яңа медицина китапларын да алабыз. Тик алар монда сирәк килә. Лазаретның табиблары, барысы да диярлек, әле яшь, артык тәҗрибәсез белгечләр.

      Начальнигы капитан Панкратов һәм рентгенологы капитан Якименко – миннән бер ел элек академиябезне тәмамлаган офицерлар. 1960 елны, безнекенә караганда, назначениеләр әйбәтрәк булган икән шул. Үзебезнең „академикларны“ очратсаң, агай-энеңне