Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
ерак Арча кырында була: «Киң үзәнлектә, калага якын Арча кырында, хан бәйрәм итәр өчен 1000 гә якын чатыр кордырды, аның затлы кешеләре биредә ашадылар, эчтеләр, ханның фатихасы белән күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр; шулай ук шәһәр кешеләре дә, ир-атлар һәм хатын-кызлар, күңел ачтылар, хан кибетләреннән эчемлек сатып алып эчтеләр, ял иттеләр. Күп халык җыелган иде, чирмешләр бәйрәмгә ерак олыслардан үз маллары белән килгән иде, шәһәрнекеләр белән сату иттеләр, саттылар, сатып алдылар, алмаштылар».

      Кинәт шушы тыныч, күңелле ярминкәгә рус гаскәре ябырыла: «Бар нәрсәдән бихәбәр булып бал эчеп, күңел ачып яткан хан өстенә һәм аның затлы кешеләренә, һәм калган барлык кешеләргә, могҗизалар кылучы изге Николага догаларын җиткереп, күктән иңгәндәй, рус яугирләре ябырылды, вәхши казаннарны кырды, кайсыларын әсир итте, калганнары хан белән калага качты, кайсылары урманда сыену урыны тапты. Шәһәрдә кысанлыктан бер-берсен таптадылар, сулыш җитмәде. Әгәр дә рус гаскәре тагын өч көн кирмән янында торса, алар бик нужа күрмичә генә аны алган булырлар иде».

      Руслар кулына бик күп байлык төшә: «Кала янындагы болында ханның барлык чатырлары калды, байларның табыннары калды, һәрберсендә сыйланырга дигән хисапсыз ризыклар, эчемлекләр, төрле мал-мөлкәт бар иде, рус яугирләре уңышлы юлларын бүлеп, гүяки инде Казан каласын кулга төшергәннәр, Ходай кушкан эшне ташлап (Sic), шайтан кушкан эшкә тотындылар, бернидән шикләнмичә ашый-эчә башладылар, шакшы ризыклар белән тукландылар, вәхшиләрнең эчемлеген комсызланып эчтеләр, аздылар, туздылар, аннары өйләгә кадәр йокладылар».

      «Мәкерле» казаннар бу вакытта йоклап ятмый: «Хан казаннар белән, маш өстенә менеп, рус яугирләрен күзәтте, калган малларының пыран-заран килүен күрде, русларның ис җуеп чайкалып йөрүен күрде, һәм русларның олысыннан алып кечесенә кадәр, хәтта воеводаларга хәтле исерек икәнен аңлап, хан, рус яугирләренә һөҗүм итәр өчен, уңайлы вакыт көтәргә булды».

      Казаннар русларга коточкыч һөҗүм ясый: «Ходайның русларга ачуы килде, ул аларны батырлыктан һәм егетлектән мәхрүм итте, һәм Ходай поганый ханга батырлык һәм егетлек бирде. Рус гаскәрләренең Казанга килүенә өченче көн булганда, көндезге сәгать 2 дә, хан кала капкаларны ачтырды, һәм аннан 20 000 атлы гаскәр, 30 000 җәяүле явыз чирмешләр чыкты һәм рус полкларына ябырылды. Рус яугирләре арып йокыга талган иде һәм, Ходайның ярдәме булмагач, аларның күңеле хатын-кызныкы кебек йомшаган иде, аларның барысы да – яшь егетләр дә, чал чәчле ирләр дә кылычтан үтте. Һәм җир өсте кеше гәүдәсе белән тулды, Арча кыры һәм Хан болыны канга батты».

      Русларның бик күп кешеләре һәлак була: «Олы воеводалар көч-хәл белән кача алдылар, кайберләре үтерелде һәм Руська бик азлары яман хәбәр белән кайтып егылды; олы воеводаларның 5 се үтерелде: кенәз Ярославскийларның 3 се, кенәз Андрей Пенков, кенәз Михаил Курбский, тагын борадәрләр Родоман (Рамазан?) белән Карамыш, тагын Фёдор Киселёв, ә Дмитрийны әсирлеккә алдылар, һәм Казан ханы аны каты җәзалап үтерде. Русларның 100 000 яугиреннән 7000 генә исән калды, калганнары йә кылычтан үтте,