Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
күргән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндәге (1990) [4] 80 гә якын мәкалә безнең тарафтан язылган. Аларның күпчелеге жанр һәм аның төрләре хакында. Бу тематика буенча инде озак еллар дәвамында студентларга һәм мөгаллимнәргә лекцияләр дә укып киләм. Ә. М. Шәриповның «Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII–XII вв.)» язылган докторлык диссертациясенә һәм монографиясенә дә [5] безгә фәнни консультант һәм гыйльми мөхәррир буларак катнашырга туры килде. Шуңа күрә биредә без куелган проблема турындагы кайбер фикер-күзәтүләребезне артык таралмыйча, кыскача гына, белешмә рәвешендә генә бәян итәргә булдык. Төп игътибар Урта гасыр татар сүз сәнгатендәге әдәби формаларга биреләчәк.

I

      Мәгълүм ки, сүз сәнгате, нигездә, төп өч төргә аерыла: лирика, драма, эпос-эпик әсәрләр. Болар аеруча зур төркем ядкярләргә хас гомуми сыйфатларга карап бүленә. Лириканың үзәгендә уй-кичереш, хис-тойгы, эчке рухи дөнья, халәт. Бу төр әсәрләрдә лирик герой – лирик мин – мөһим роль уйный. Ул еш кына автор образы белән керешеп, кушылып та китә. Әмма шулай да аларны, галимнәр киңәшенчә, тәмам тәңгәл куярга ярамый. Сюжет-вакыйгалылык лирик төр өчен хас түгел. Ә менә бу сыйфат эпик әсәрләрнең төп асылын тәшкил итә. Биредә чагыштырмача объективлык, тышкы дөнья белән бәйләнеш көчле. Автор еш кына турыдан-туры түгел, ә образ-күренешләр, вакыйга-хәлләр ярдәмендә чыгыш ясый. Драма төрендә автор «юкка» чыга, үзе сурәтләгән вакыйга-хәлләрдә, образ-персонажларда тәмам «эреп бетә». Драма әсәрләре, гадәттә, сәхнәгә куяр өчен языла; аларда сюжет, аеруча конфликт зур роль уйный, вакыйга-хәлләр, хәрәкәт диалог ярдәмендә үстерелә, гамәлгә ашырыла.

      Сүз сәнгатенең һәр өч төре дә, океан-диңгезләрдәге утраулар кебек, аерым яшәми, аларның бүленешендә билгеле бер шартлылык та бар. Лирик, эпик, драма әсәрләре еш кына теге яки бу дәрәҗәдә үзара керешеп тә китә. Мәсәлән, уй-кичерешләр, эмоциональ халәт драма, эпик әсәрләр өчен дә чит түгел. Әмма лириканың бу асыл сыйфатлары бу төрләрдә өстенлек итми. Диалог, герой-персонажларның үзара сөйләме эпик ядкярләрдә дә еш очрый. Әмма алар шулай да биредә, драмадагы кебек, хәлиткеч урынны биләми. Шулай да әдәби мирастагы шактый гына әсәрләрне ике төр система белән билгеләү дә киң таралган. Мәсәлән, поэма, дастан, кыйсса, баллада кебек әдәби-композицион берәмлекләрне еш кына лиро-эпик әсәрләр исемлегенә кертеп карыйлар. Әмма мондый очракларда да, кайвакыт әдәби ядкярләрдә нинди сыйфатның өстенлек итүенә нисбәтән, аларны йә лирик, йә эпик әсәр дип атау бар (лирик поэма, эпик дастан…).

      Сүз сәнгатендәге һәр өч төрнең дә үз эчендә аерым сыйфат-билгеләрнең гомумилегенә, үзара якынлыгына нигезләнгән бүленеш бар. Ул, кагыйдә буларак, әсәрнең төзелешенә, эчке һәм тышкы формасына, эчтәлек-тематикасына карап билгеләнә. Жанр дип аталган мондый бүленеш фәндә, гамәли тормышта, сөйләмдә аеруча иркен кулланыла. Әдәби жанрлар тарихи вакыт агышында туа, үсә, үзгәрә торган, кайберләре гамәлдән чыккан, яңалары барлыкка килгән. Әмма шулай да аларда сәнгати тәҗрибә, тарихи хәтер туплана,