Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
бар (һәр ике жанр да язма әдәбият һәм фольклор башлангычлары кушылудан туган; фаҗигале, аянычлы хәлләр; беренче заттан көйләү яисә сөйләү; шигъри тел белән язылу һ. б.). Әмма мөнәҗәтләр өчен язма әдәбиятка якынлык, көчле әдәби гомумиләштерү, хис-кичерешләрнең тирәнлеге, лириклык һ. б. үзенчәлекләр хас. Бәетләрдә эпик элементларның күзгә ташлануын да онытырга ярамый.

      Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатенең лирик жанрлар системасында хикмәтнең дә үзенә лаеклы урыны бар. Фәлсәфә, белем, акыллы фикер, тирән мәгънәле сүз-гыйбарә төшенчәләрен белдерүче бу атама жанр табигате белән дә үзенең лексик эчтәлегенә туры килә. Гадәттә, афористик яңгырашлы, фәлсәфи-дидактик характердагы парчаларны «хикмәт» дип атау киң таралган. XII йөз шагыйрьләре Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани бу жанрны бик тә теләп кулланганнар. Мәүла Колый үзенең барлык шигырьләрен дә диярлек «хикмәт» дип атаган. Бу жанрдагы күпчелек әсәрләр тезмә формада. Әмма әдәбият тарихында чәчмә, кайвакыт катнаш шәкелдә иҗат ителгән хикмәтләр дә бар. Мәсәлән, Сәйф Сараиның Сәгъдигә мөнәсәбәтле «Гөлестан бит төрки»енең соңгы – сигезенче бабында чәчмә һәм тезмә юллар катнашмасыннан торган 56 хикмәт урнаштырылган. Шуларның берсе:

      Арыслан белән пәнҗә тотмак (сугышмак) дәгый кылычка йомрык (йодрык) ормак – гакыйллар эше дәгемдер.

                     Шигырь

      Хуш әйтте моны ул әдибе зариф:

      Мәликкә булырмы каләндәр хәриф?!

      (Хөкемдарга сукбай иптәш булырмы?!)

      Үз иле (кулы) белән үз кулын сындырыр

      Кави (көчле) берлә пәнҗә тотышкан (орышкан) зәгыйфь [8:231].

      Г. Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов, Акмулла, Дәрдемәнд һәм кайбер башка шагыйрьләрнең мирасларында да, гәрчә хикмәт дип исемләнмәгән булсалар да, бу жанрга туры килешле парчалар бар. К. Насыйриның «Тәрбия китабы»ндагы кыска-кыска хикәят-композицион берәмлекләр дә үзләренең афористик эчтәлекләре, фәлсәфи-әхлакый табигатьләре белән хикмәтләргә бик тә якын торалар. Гомумән, элеккеге әдәбиятта аерым жанрлар кайвакыт үзара керешеп тә китәләр. Мәсәлән, Сәйф Сараи һәм кайбер башка авторлар иҗатында күзгә ташланучы нәсыйхәтләр үзләренең тирән мәгънәләре, оригиналь фикерләре белән хикмәт жанрына бик тә аваздаш. Шунысын да искә төшерик: Урта гасыр Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында «нәсыйхәтнамә» дип исемләнгән махсус әсәрләр дә бар. Аларның төп максаты – укучыларга һәм тыңлаучыларга образлы, үтемле рәвештә акыл, киңәш, үгет, тормыш тәҗрибәсе бирү, адәм балаларын яшәргә өйрәтү. Бу төр ядкярләрдән татар дөньясында аеруча «Нәсыйхатес-салихин» китабы популяр.

      Кыйтга (өлеш, парча; шигъри өземтә…) дип исемләнгән жанр да үзенең афористик яңгырашы, мәгънәви тирәнлеге белән хикмәткә бик якын тора. Әмма аның даими сакланырга тиешле тышкы формасы, төзелеш-структурасы бар. Ул икеюллык шигъри юллар белән языла, рифмалаша. Рифмалашуы газәл, касыйдәгә охшаш: аб вб гб. Әмма аа рәвешендә кафияләшкән тәүге строфасы юк (шуңа мөнәсәбәттә аны кайчак «өзек – кыйтга» дип тә әйтәләр). Кыйтгалар, кагыйдә буларак, гаруз