Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
лирик жанрларның берсе. Фарсы телендә дүрт сүзе белән тамырдаш булган бу атама шигырь юлларының (мисрагъларның) санына карап бирелгән. Әмма һәр дүртьюллык строфа робагый була алмый. Моның өчен дүртьюллыкның мәгънәви, интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне, эчтәлекне белдерүе, мөстәкыйль кулланылуы һәм ааба (аерым очракларда аааа абаб) рәвешендә кафияләшүе-рифмалашуы шарт. Робагыйлар өчен, кагыйдә буларак, аз сүз белән тирән мәгънә белдерү, афористик яңгыраш хас. Бу жанрда фәлсәфи, әхлакый, социаль, мәхәббәт һ. б. бик күптөрле мәсьәләләр гәүдәләнеш таба. Робагыйлар өчен сатира, юмор да чит түгел. Кайвакыт бу төр әсәрләрне музыка коралларына кушылып җырлау-башкару да очрый.

      Робагый-дүртьюллыклар күп кенә халыкларның фольклорында, язма әдәбиятында иркен кулланыла. Аеруча фарсы шагыйре Гомәр Хәйям (1048–1131) үзенең бу жанрдагы парчалары белән мәшһүр. Алар төрле телләргә, шул исәптән татарчага да, күп мәртәбәләр тәрҗемә ителгән.

      Мәхмүд Кашгарыйның китабында берничә робагый, шул исәптән «Итил суы ака торур» дип башланган дүртьюллык та теркәлгән. Соңгы 7–8 гасырда Сәйф Сараи, Мәүла Колый, Әхмәдбик, Утыз Имәни, Гали Чокрый, Акмулла, Дәрдемәнд, Тукай, Мәҗит Гафури һ. б. шагыйрьләр робагый шәкелен бик теләп кулланганнар. Хәзерге татар сүз сәнгатендә дә робагый жанрында күпләгән әсәрләр иҗат ителә (Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Дамир Гарифуллин…).

      Робагый-дүртьюллыкның туюг (тоюг, тоек) дип йөртелгән төре дә бар. Аның төп үзенчәлеген рифмалашкан сүзләрнең омонимиягә (тәҗнискә) корылуы тәшкил итә. Төрки сүз сәнгатенә хас булган бу жанрда үзбәк классик шагыйрьләре Нәваи, Бабур уңыш казана.

      Фәрд – мәкаль һәм әйтемнәрдән кала, афористик яңгырашлы иң кече жанр. Гарәп-фарсы телләрендә бу сүз икеюллык мәгънәсен белдерә. Гадәти икеюллык строфадан тәмамланган уй-кичерешне мөстәкыйль интонацион яңгырашта гәүдәләндерүе белән аерыла. Татар сүз сәнгатендә Сәйф Сараи, Акмулла, Дәрдемәнд, Тукай һ. б. шагыйрьләрнең фәрд жанрында язылган парчалары бар.

      Хуримы сән? Мәләкме сән? Йә фәрештә?–

      Гакълымы алдың [мәнем] бер күрештә [7:221].

(Әхмәдбик (XVIII–XIX гасырлар)

      Йакутлар табыладыр вакыт берлән,

      Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән [7:281].

(Кандалый)

      Мөнәҗәт – элек-электән гарәп-фарсы-төрки мөселман дөньясына таныш атама. Ул җыр-музыка, шигърият сөюче хәзерге татарларга, шулай ук дин әһелләренә дә яхшы билгеле. Бу атама лексик яктан гарәп телендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү; арыну-чистарыну, Аллага мөрәҗәгать итү, ярлыкау-кичерүне сорау, дини-интим эчтәлекле әсәр төшенчәләрен белдерә. Мөнәҗәт – үтә дә эмоциональ табигатьле лирик жанр.

      Әйткәнебезчә, 1990 елда дөнья күргән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә Урта гасыр сүз сәнгатендә кулланылган күп кенә жанрлар хакында безнең тарафтан язылган мәкаләләр урнаштырылган. Болар арасында мөнәҗәт тә бар. Шуңа күрә биредә бу жанрның аерым сыйфатларын гына атап китәрбез.

      Аның асылын Тәңрегә