Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
охшаш. Әсәрнең атамасы ук аның төп рухын, мәгънәви-фәлсәфи асылын күрсәтеп тора. Сөю-мәхәббәт поэманың бөтен тукымасына сеңгән, аның төп фикер-хис агышын билгеләгән. Котб кебек үк, Харәзми дә мәхәббәтне бөтен яшәеш-тереклеккә хас булган гомуми закончалык, универсаль категория рәвешендә карый. Бу сыйфат аеруча кешелек җәмгыятенә, бигрәк тә хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләренә хас. «Мәхәббәтнамә»дәге юллардан гыйшык-сөю инсанны инсан итүче, кешелекне яшәтүче, дәвам иттерүче, яшәеш-тереклекнең төп мәгънәсен билгеләүче төп көч, үзәк фактор булу идеясе саркып чыга. Мөхәммәднең дә югары дәрәҗәләргә ирешүе, «пәйгамбәрләрнең шаһы» булуы да, – автор фикеренчә, мәхәббәт нәтиҗәсе [2:6].

      Матурлык (гүзәллек, күреклелек) Харәзми поэмасында сөю-мәхәббәтнең калку бер гәүдәләнеше, мөһим бер компоненты рәвешендә карала. Автор аны иң беренче чиратта хатын-кыз (мәгъшука) образында тасвирлый. Бу – бик тә мәгънәле, символик күренеш. Җиһанның акыл ияләре, әдип-шагыйрьләре элек-электән хатын-кызны юкка гына зурламаганнар, аны тереклекне саклаучы һәм дәвам иттерүнең зарури көче, чыганагы итеп карамаганнар. Төркиләр арасында, гомумән, хатын-кызларга ихтирами мөнәсәбәт яшәгән. Шул хакыйкатьне тирәнтен аңлаган Харәзми дә хатын-кызны югары пьедестал-баскычка күтәрә, аның матурлыгын тулы тавышка җырлый.

      Автор үзенең иҗади максатларын лирик геройның сөйгән ярга мөнәсәбәте яссылыгында гамәлгә ашыра. Активлык, яну-көю боларның беренчесендә; мәгъшука исә сурәтләүнең хәлиткеч зат-предметы, хис-кичерешләр юнәлтелгән төп адресат рәвешендә күзаллана.

      Лирик каһарманның бөтен барлыгы, рухы мәхәббәт хисләре белән сугарылган: «Синең гыйшкыңда бәгъремдин акар кан», / «эчем-бәгърем камук сәүда (сөю. – Х. М.) тулыпдыр» [2:32]; «Синең гыйшкыңда Харәзми йукалды, / Вәликин йир йөзендә аты калды» [2:28]; «Синең гыйшкың оҗмах бакчаларын да оныттыра» [2:17].

      Автор мәгъшука матурлыгының идеаль портретын тудыра. Ул – тиңсез, гүзәллекнең өлгесе, «матурлык тәхетенең солтаны» [2:8]; «күреклеләр ханы» [2:10]; «…Күрк сипаһы» (гүзәллекнең гаскәре. – Х. М.) [2:15]; «синең хөснең Йосыф җәмалыннан» йөз мәртәбә артыграк» [2:10]; «Хәлаикъ (халык. – Х. М.) кыйбласы булды җәмалың» [2:10]. Бер урында сөйгән ярның бик тә белемле булуы, әмма матурлыгының белем-«җәүһәр»дән дә артыклыгы искәртеп кителә: «Белек белмәк эчендә җәүһәри син, / Вәли хан эчрә җәүһәрдин ары син» [2:32] һ. б.

      Лирик герой күзлегеннән «сөйгән яр»ның гүзәллеге гаҗәеп күптөрле сурәтләр, чагыштыру-метафоралар, шигъри чаралар ярдәмендә рәсемләнә. Гадәттә, элеккеге сүз сәнгатендә йөз матурлыгы ай, кояш, зифа буй сәрв-кипарис белән чагыштырыла. Мәсәлән, «Йөзең нәүрүз, кашың бәйрәм ае» [2:10]. Әмма еш кына андый образ-детальләр дә күләгәдәрәк калдырыла, тоныкландырыла. Фарсыча язылган дүртенче «намә»дә сөйгән ярның буе янында сәрв тә кыскарып кала, кояш һәм ай мәгъшуканың аяк астындагы туфрагыннан яратылган дигән фикер әйтелә [2:23]. Традицион сурәтләрдән тыш, Харәзми поэмасында бөтенләй яңа яисә шигърияттә бик сирәк очрый торган образ-детальләр дә кулланыла: «Әгәр көн