Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
+ ва… рәвешендә рифмалашучы икеюллык строфалар – бәйтләр белән языла. Аларның саны 5–12 арасында тибрәлә. Еш кына рифма-кафияләрдән соң рәдиф, ягъни аерым сүз яки гыйбарәләр кабатланып килә. Күп кенә газәлләрнең ахыргы яисә аннан алдагы бәйтендә авторның тәхәллүсе телгә алына. Бу жанрдагы әсәрләр, гадәттә, шигырьнең көйле системасы – гаруз белән, аеруча аның өч буынлы һәзәҗ, рәмәл төрләре белән языла. Бу хосусият аларга билгеле бер музыкальлек, көйле яңгыраш бирә. Газәлләрнең еш кына «җыр» дип аталуы, музыка коралларында уйнап башкарылуы жанрның нәкъ әнә шул табигате белән аңлатыла.

      Газәлнең төп тематикасы – мәхәббәт, лирик геройның – мәгъшукның хис-кичерешләре, рухи халәте, сөйгән ярның (хатын-кызның – дилбәрнең, мәгъшуканың) гүзәллеген тасвирлау. Шуңа күрә дә бу төр әсәрләрне «гыйшык җыры», «сөю лирикасы» дип тә йөртәләр. Аерым газәлләрдә илаһи мәхәббәт тә тасвирлана. Әмма бу жанрдагы иң күпчелек парчаларның үзәгендә – дөньяви мәхәббәт. Кайбер газәлләргә, аеруча суфи шагыйрьләрнең парчаларына ике планлылык та хас. Алардагы мәхәббәтне Аллага карата да, кешеләргә нисбәтән дә кабул итәргә мөмкин.

      Газәлләрдә, мәхәббәттән тыш, иҗтимагый-социаль, фәлсәфи мәсьәләләр дә яктыртылырга мөмкин. Г. Тукайның «Күңел», «Көзге җилләр», «Сайфия»…, М. Гафуриның «Мәкъсуд», «Үзенчә» һ. б. шигырьләре – әнә шундыйлардан.

      Аурупаның, урыс шагыйрьләренең (Гёте, А. Фет, В. Брюсов…) китапларында да газәл шәкелендә язылган парчалар бар. Әмма алар, нигездә, стилизация ысулы белән иҗат ителгәннәр. Газәл, кагыйдә буларак, Шәрык (гарәп, фарсы, төрки…) сүз сәнгате өчен хас.

      Борынгы һәм Урта гасыр Шәрык, шул исәптән өлешчә төрки-татар шигъриятендә кулланылган (ният, мактау шигыре) лирик жанрларның берсе – касыйдә. Ул үзенең шәкел-формасы, төзелеше белән газәлгә охшаш: икеюллык строфалар кулланыла, аа ба ва… рәвешендә рифмалаша (кафияләшә), гаруз белән языла; рәдиф һәм тәхәллүс куллану да аның өчен чит түгел. Әмма күләме белән ул газәлдән зур: анда икеюллык-бәйтләр саны уртача 12 дән 200 гә җитәргә мөмкин. Гадәттә, классик касыйдәләрдә кереш, фон вазифасын башкарган нәсиб (анда табигать, тирә-юнь сурәтләнә), макталучы затны яисә күренеш-хәлне тасвирлаган мәдех, төрле предметларны сыйфатлаган васыф өлешләре була. Эчтәлек-тематикаларына карап аларның кайвакыт бәһария (язны мактау), гыйшкия, фәхрия, хәмрия, нәгыть (Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлау), хәмед, фәлсәфи һәм кайбер башка төрләрен дә аерып чыгаралар.

      Касыйдәнең асылын, төп эчтәлек-мәгънәсен кемне дә яисә нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп, арттырып, иң чик, югары дәрәҗәгә җиткереп мактау тәшкил итә. Бу жанрдагы күп кенә әсәрләрнең нигезенә күренекле (гадәттә, тарихи) затларның эш-гамәлләре, чынбарлыктагы тантаналы вакыйга-күренешләр салына. Мактау, данлау аркылы шагыйрьләр үзләренең теләк-омтылышларын, идеалларын гәүдәләндергәннәр, еш кына үзләре күрергә теләгәнне бар, булган рәвешендә тасвирлаганнар, аеруча хөкемдарларга йогынты ясарга омтылганнар.

      Касыйдә борынгы гарәп сүз сәнгатендә төп шигъри формаларның берсе