Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
мәдхия жанры таләпләренә тугрылык саклап, Мөхәммәд Хуҗабәкне идеал хөкемдар югарылыгына куеп сурәтли. Ул матурлыкта Йосыф, батырлыкта Гали, Рөстәм кебек. Хәтта бу зат билгеле бер сыйфатның өлгесе булган образларны да узып китә. Мәсәлән, Хатәме Тай – юмартлыкның символы. Харәзми сурәтләвендә ул Мөхәммәд Хуҗабәк янында хезмәтче кебек кенә: «Әгәр мең ел терелсә Хатәме-Тай Синең атың ишеткәч, йирләр үпкәй» [2:12]. Легендар каһарман Рөстәм дә «Мәхәббәтнамә»дәге мәдхия герое белән сугышудан куркып калыр иде. Мөхәммәд Хуҗабәккә «Гыйрак, Рум, Кәнган эчендә дә тиңнәр юк», аның гаскәре сугышка туйга кергән кебек керә, «куйга» ташланган «ач бүре» шикелле орыша [2:12]. Автор мактау аркылы хөкемдарның ил-мәмләкәт өчен «тән эчендә җан» кебек булырга, «куаныч» китерергә тиешлегенә басым ясый, юмартлыгын күкләргә күтәрә. Шагыйрьнең асыл максаты – хакимият ияләренә үз ил-халкына рәхимле, кайгыртучан булуын искә төшерү, фани дөньяда «игү ат» калдырырлык итеп яшәргә чакыру: «Улуска рәхим итеб гамьхор булгыл» [2:15].

      Инде янә «Мәхәббәтнамә»нең төзелешенә, жанр үзенчәлекләренә, андагы композицион берәмлекләрнең атамаларына, вазифаларына кире кайтыйк. Әйткәнебезчә, поэма, – гәрчә андагы текст төрле бүлек-кисәкләргә аерып бирелсә дә, идея-тематикасы, эчтәлеге, стиле белән чагыштырмача бербөтен әсәр. Хәтта биографик характердагы юллар һәр «хикәят»тә төп текст белән керешеп китә. Поэма, ничектер, урыны белән мәҗлестә, гавам-публика каршында сөйләнеп, җырланган әсәр рәвешендә дә кабул ителә. Шунысын да искә төшерик: «Мәхәббәтнамә» гарузның 3 буынлы, 11 әр иҗекле (4 + 4 + 3) һәзәҗ үлчәме белән язылган. Мәгълүм ки, бу төр шигъри текстлар, аеруча газәл кебек лирик әсәрләр көйләп, еш кына музыка коралы («саз»…) уйнавы астында башкарылганнар. Гаруздагы аерым шигъри әсәрләрнең махсус көйләре («пәрдәләре») дә була. Аларның кайберләре («Хөсәйни», «Сафахан» (Исфахан)…) поэмада да телгә алына. Автор үзе дә хөкемдарның «шәраблы» мәҗлесендә әсәрен укуы, көйләве хакында телгә ала: «Давыскынча газәл шаһ гөш кылды» (Ахыргача шаһ газәлне тыңлады. – Х. М.); «дәгый мәҗлес эчендә» «укыдым хедмәтендә бу газәлне» [2:9–10]; «Кадәх (бокал; савыт. – Х. М.) китерделәр, мәҗлес корылды»; «Хөсәйни пәрдәсе үзгә төзеб саз Мөганни (җырчы; көйче. – Х. М.) бу газәлне кылды агаз (башлады. – Х. М.)». [2:8]. Шунысын да искә төшерик: «Мәхәббәтнамә» поэмасындагы кебек Урта гасыр Шәрык ядкярләренең шактыенда мәҗлес, шәраб эчү күренешләре гәүдәләнеш таба. Бу – реаль чынбарлыкның чагылышы гына түгел, ә үзенә күрә бер шартлы әдәби чара, хронотопик алым да.

      Күргәнебезчә, әсәрнең атамасында да «намә» сүзе бар. Унбер бүлекчә дә шул исем белән аталган. (Уйгур язулы басмада – «сүз белик».) Текст эчендә дә бу сүз еш очрый. Фарсы телендә төрле мәгънәләрне белдерүче «нам» (исем, атаклы исем; дан; билгелелек, сыйфатлы; титул…) сүзеннән ясалган «намә» дә төрле төшенчәләрне белдерүе белән билгеле. И. Ягеллоның атаклы «Персидско-арабский-русский словарь» китабында (Ташкент, 1910) «намә» сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: «письмо, писание, записка, послание, письменный документ; диплом, билет;