Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
тә инде.

      Хәтирә үз сүзен әйтергә кирәк тапты:

      – Монда судлашып йөрергә минем ни гаебем бар? – диде ул. – Әйтәм бит, мин язган хат түгел ул.

      Ләмига кызы әйткәннәрен хуплады.

      – Баланы нахакка рәнҗетү була күрмәсен инде, Ходай гөнаһсыннан сакласын…

      Бу сөйләшүдән соң Сәлимә, йомшаргандай:

      – Анысы шулаен шулай да инде, – дип килешкәндәй итте һәм чынаякларга кайнар чәй өсти-өсти, ризыклардан авыз итәргә кыстады.

      Чәен эчсә дә, Ләмиганың тамагыннан ризык үтәрлек түгел иде, ул чемченде генә. Табын түгәрәкләнүгә, ул Хамайның хәлен белеп чыгарга булды, үзе белән алма согын алды.

      Караватында бөгәрләнеп яткан Хамайны күрүгә, Ләмиганың тәннәре чемердәп китте. Карт, вакытсыз өзелгән алма кояшта саргаеп бөрешкәндәй, бик бетәшкән иде. Сан-гәүдәсе сүтелгән йомгактай кечерәеп калган. Чыкмаган җаны гына бар диярсең. Шулай да төс-кыяфәтенә, эчкә баткан күзләренә карап, аның Хамай икәнен белеп була. Түгәрәк башының пеләш «аланы» улы Динарныкына караганда арткарак чигә төшкән. Юкарган баш тиресе җыерылып-җыерылып сырланган, йөзе сулыгудан ияк асты тиреләре салынып тора, тамырланган нәзек муены сураеп калган. Күзләрендә ялтыраган сүрән очкыннар әле дә аның шул Хамай икәнлеген, тискәре холкындагы авыр халәтен чагылдыра. Торып утырыр өчен, тимер карават башына бау бәйләнгән. Кече йомышын үтәр өчен, аска чиләк куелган. Янәшәсендәге кечкенә өстәл өстенә төрле дарулар, ризыклар тезелгән.

      Карт янына килеп баскан Ләмига, тын алырга да куркып, авыр хисләр кичерде. Аны өй эчендә хөкем сөргән шомлы тынлык биләде. Хамай, янына кемдер кергәнлеген абайлагандай, башын ишек ягына таба борды да бер ноктага төбәлеп бакты. Шулчак аның колакка да саңгыраулыгы сизелде. Карт сәер халәт кичерде. Кинәт сыны тартышкандай, дерелдәп-дерелдәп китте һәм ул курку катыш үз-үзенә сөйләнә башлады:

      – Әнә ул тагын килгән… Хәйбул ул, Шамайның сугыштан кайткан бандит энесе. Исереп килә дә рәшәткә башларын сындыра башлый, тәрәзәләргә таш ыргыта… Миңа яный: «Әҗәлең миннән булыр, хаин!..» – ди. Миңа Суширмәдән китеп югалырга куша… Ул бандитны тагын төрмәгә утыртырга кирәк… Тотыгыз аны, ул мине үтерәчәк…

      Аның бөрешкән гәүдәсе калтыранды-калтыранды да туктап калды. Ләмига аңа дәште:

      – Хамай бабай! Нигә борчыласың? Сиңа беркем дә тими бит…

      Хамай тавыш килгән якка борылды. Өненә килгәндәй, аптырап сорады.

      – Син кем?

      – Мин Ләмига булам.

      – Ләмига?

      – Әйе, Ләмига кодагый.

      – Син каян килеп чыктың?

      – Курбаштан.

      – Анда безнекеләр исән-саумы?

      – Кемнәр ул?

      – Мәрьям…

      Хамай моннан ун ел элек җирләнгән хатыны исемен атады. Моңа Ләмига тагын гаҗәпсенде. Алар Курбаш авылына 50 нче елларда ук күченеп килгәннәр иде. Теге 1924 елгы вакыйгалардан соң Суширмәдә яшәп кала алмадылар. Шабай гаиләсен тереләй күмдерткәннән соң, авылдашларының каргышлы карашы аны туктаусыз эзәрлекләде. Ул еллар хатирәсен ишетеп кенә белгән Ләмига үзалдына «Кеше каргышы төшми калмыйдыр шул…» дип уйлап куйды һәм Хамайны эзәрлекләгән Шабай