Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
класста укып йөргәндә, аның әтисенә дә, бүтәннәргә гыйбрәт булсын дип, күрсәтмә суд ясаганнар иде…

      Ул көнне Нәфис иртәдән чаңгы шуарга чыккан иде. Туган авылы Акъяр тауларына күтәрелде, чаңгылары, карларны туздыра-туздыра, ыжгырып очты, тау битләренә эзләр салып узды. Арырак керәшен урманы читләренә дә барып чыкты ул. Аннары кылт итеп бүген әтисенә суд буласы исенә төште дә туп-туры Байтирәккә юл тотты. Ничек тә барып өлгерергә тырышты, чаба-чаба тирләп пеште, аркаларында кар бәсләре хасил булды. Судья фермада каравыл торган әтисенә нинди карар чыгарыр? Әтисенең ике утар арасына башын тыгып буылып үлгән сыер алдында ни гаебе бар? Мал бит ул, аларның һәрберсен берьюлы ничек күзәтеп тора аласың?! Ферманың бер башыннан икенче башына җиткәнче дә үләргә мөмкин бит сыер. Иске, җимерек утар аралары ташка үлчим… Күрәчәктер инде… Әтисе белән әнисенең кайгырулары чамасыз… Алар болай да заём-налоглардан арына алмый интегәләр. Шуның өстенә менә сиңа мә!.. Колхоз рәисе Һашим якларга алынмый, аныкы: «Юк та юк! Бу эшне ничек йомып каласың», – ди. Аның үз кырыгы – кырык, киребеткән кеше. Янәсе, минем эш түгел, суд хәл итсен… Элеккеге рәис Әлми абый булса алай эшләмәс иде.

      Нәфис, Байтирәк клубына барып җитүгә, чаңгыларын карга кадады да, суыктан кызарган борынын тарта-тарта, арткы ишектән кереп, бер почмакка посты. Инде әтисе «эше»нә дә чират җиткән иде. Ул уң кул якта, гаепләнүчеләр эскәмиясендә утырып тора. Коелып төшкән. Сорауларга рәтләп җавап та бирә алмый, фикерләре таркау. Юаш шул ул, басынкы…

      Менә хөкемдар торып басты. Ул пөхтә генә киенгән, кызыл галстуктан. Уң як битендә биш тиен бакыр акча зурлыгында кызарып торган миңе дә бар. Үзенең теле телгә йокмый, әтигә чатнатып сорау бирә: «Нигә сыерны үтердең? Син каравылчы, син гаепле…» – ди. Әти башын аска игән дә телсез, өнсез калган… Нәфис ул вакытта әтисен бик нык кызганган иде, аны сүз белән аңлатырлык та түгел.

      Кызыл миңле хөкемдарның фамилиясе Афзалов бугай, үтә кырыс, миһербансыз булып чыкты: ул үз карарыннан чигенмәде, әтигә сыер түләтергә ясады. Ә без сыерсыз нишли ала идек? Шулвакыт мин судьяны нишләтергә дә белмәдем, кодрәтемнән килсәме? Ни булса да кылыр идем кебек… Әле дә шул гаделсезлекне кичерә алмыйча, күңел яраланып тора…

      Нәфиснең уйларын клубка кабалана-кабалана килеп кергән Тукбаев бүлдерде. Нигәдер ул бүген тынгысыз күренә, йөзеннән иман нуры качкан. Ул залда утыручыларны күзәтеп чыкты да сәхнә алдында арлы-бирле йөренә башлады:

      – Ну, җегетләр, ну, җегетләр! – диде ачуын баса алмыйча. – Һаман байга эшләгән кебек эшлибез. Җитәкчеләрнең йөрәкләренә йон үскән, паразитларча яшиләр… Берәүләр күпер төзи, икенчеләре яндыра… Биш ел төзелмәгән хакимият бинасы янындагы кранны сүтеп алып киткәннәр, шуны беркем күрмәгән. До чего дожили?! – Аның йодрыгы хәрәкәткә килде. – Райполарның ике КамАЗын урлаганнар, пожарникларның баскычын… Нишлисез?.. Менә сезнең ялкаулыкка бер кечкенә мисал. Амбар авылында чишмә ясап ятабыз. Миңа түгел, мин анда барып эшләмим, мин анда туган гына. Ну, мин