Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
Ике-өч машина да булгач, шуңа мактаулы без, ди. Язган кеше безне түгел, үзен генә хурлаган ул, ди.

      – Аларча шулай булып чыга инде ул… – диде Хәтирә, әнисе сүзләренә кушылып. – Тик бу хатны язган кешене кем дә булса беләме? Кем икән ул? Аны кем дә булса язган бит, үчлек белән… Ничек менә шулай тик торганда язарга мөмкин? Бу бәндәне миңа табарга язмасын… – Хәтирәнең күз карашлары очкынланды, ул хат авторын күрергә тырышкандай төкселәнде, йөзенә үч алу, усаллык хисләре ташып чыкты. – Әгәр дә мин аны тапсам…

      Аның нәфрәт катыш үч белән сугарылган бу сүзләре Нәфистә тискәре йогынты уятты. Тынлыкны Ләмига бозды.

      – Кияү шул кешене таба да, белгәч, аннары кызга: «Син яздырдың, хәзер балаңны күтәр дә чыгып китәсең», – дип әйтергә тиеш икән.

      – Әгәр тапмаса? Әгәр ул кеше юк икән?..

      – Әгәр юк икән, белмим, анысын әйтмәде. – Ул бертын уйга калды һәм: – Барган инде ул күрәзәчегә дә, – дип өстәде.

      – Кем?

      – Кияү.

      – Нәрсә дигәннәр?

      – Киленнең гаебе юк, дигәннәр.

      – Һәм юк та инде.

      – Мин әйттем инде аңа шулай дип.

      Хәтирә үзен аклады:

      – Минем гаебем юк та инде. Мин бит беренче курста түгел. Миңа кеше килеп әйтте. «Менә шундый нәрсә язган икәнсең «Байтирәк хәбәрләре»нә дип. Булмаган нәрсәне.

      – Булмаган нәрсә өчен баш катырып йөрисе дә түгел, – диде Нәфис, бу сөйләшүгә нокта куярга теләп.

      Шулвакыт Нәфиснең ишегалдына килеп кергән күршесе Чутый Бараев тәрәзә каршына килеп басты да, кулын изәп, аны тышка чакырды.

      – Чыгып кер әле? – диде.

      Нәфис артыннан килгән кунаклар да тышка чыкты. Аннары алар кәефсез генә хушлашып китеп бардылар…

      Ахырдан сәфәр кылган кунаклар артыннан күзәтеп калган Чутый:

      – Болар кемнәр? – дип кызыксынып сорады.

      – Әй, килгәннәр инде, – диде Нәфис, теләр-теләмәс кенә.

      – Әллә нинди хатын-кызлар килә үзеңә, – диде Чутый, үзенең профессиональ күзәтүчәнлеген эшкә җигеп. – Ялгыз яшәвеңне сизәләр булыр.

      – Юк, аларның үз мәшәкатьләре… «Газетаны судка бирикме?» дип килгәннәр.

      Нәфис артык сүз ычкындыруына уфтанып куйды, әмма соң иде инде.

      – Ни өчен? – дип элеп алды прокурор.

      – «Байлыкка табынмагыз!» дигән бер хат өчен. Болар ул хатны, безнең турыда язганнар дип, үзләренә кабул иткән. Дөресрәге, кемдер күңелләренә коткы салган.

      – Байтирәктәнме соң алар?

      – Әйе. – Нәфис китеп баручы кунакларга ишарәләде. – Динар Ишкәевнең килене белән кодагые.

      Чутыйның батынкы күз төпләрендәге күләгәдә очкыннар уйнап алды.

      – Ә-ә, – дип сузды ул, бераз сакаулыгын төзәтергә тырышкандай. – Алар бу мәсьәләдә район судьясына да кереп чыкканнар инде. «Моның нигезе юк» дип аңлатканнар үзләренә…

      Нәфис: «Менә ничек?» – дип уйлап куйды. Һәм ул артык сүз ычкындырудан сагайды.

      – Нәфис! – диде Чутый, үзенең йомыш белән кергәнлеген исенә төшереп. – Синдә бер ДВП кисәге юкмы? Рамга, рәсем артына куярга кирәк иде.

      – Булыр,