Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
ялынам. Син, син соң министрыңның туган көнен беләсеңме? Ансыз акча да, машина да көтмә. Максатыңа ирешәсең килсә, хуҗаңның нәрсә ашарга яратканын, нәрсә кияргә теләгәнен бел. Бүләк алып, хатынының да күңелен күр. Бүләк – акча ул!..

      Тукбаевның үзенә таба бөгелгән ун бармагы да тибрәнде. Нәфис аның сөйләвен гаҗәпләнеп күзәтте: «Бу кадәр чын сәүдәгәр булып туар икән», – дип уйлады. Акча дигәндә бар күзәнәкләре хәрәкәткә килә, чиргә сабышыр дәрәҗәгә җитә.

      – Кунакка да чакырыгыз, – диде Тукбаев, дәвам итеп. – Кеше күңелен күрә белегез, ашатып-эчертеп, күчтәнәчләрен тыгып җибәреп. Телевизорынмы? Видигынмы? Моны Идрис Юнысович бик яхшы белә. Шуңа күрә аныкы бар… Сез тычкан тотмый торган мәче кебек кенә йөрисез. Күз сукырайган, колак томаланган… Космоска менәргә кушмыйм бит. Базар ул кемнең нинди трусик кигәнен дә белергә тиеш… Үзеңә үзеңне бәйләп булмый ул, эш бүтәннәрдән дә тора. Ә сез сикерәсе килгән үгез кебек йөрисез. Булса ярый, булмаса ярый. «Чишмәлек»тәге кунак йортына кайтып киткән кешеләрдән аз дигәндә дә файда килә. Әле узган атнада гына бер миллион алдык. Ә Ярми Нуриевич үз кунагы турында: «Ашаган счётын үзенә илтеп бирәм», – ди. Күрәсезме? Ну настолько серые люди… Тәгәрмәч майламыйча бармый. Дөрес эшләмибез. Алар синең «Чишмәлеге»ңә калмаган, аларның эштә дә, арттагы бүлмәләрендә дә нинди генә сауналар юк. Шәһәр уртасында да, читендә дә җитәрлек. Безгә ике гомер бирелмәгән, бер гомердә өлгерергә кирәк, юмалый, алдый, майлый белергә. Дөресме?

      Башын як-якка боргалаган Тукбаевка «дөрес» дип әйтүче күренмәде. Нәфис, «Тагын нәрсәләргә өйрәтер инде бу? Район икътисадын ничек күтәреп була соң?» дип, ни язарына аптырап утырды.

      – Шулай булгач, – диде Тукбаев. – Ник эшләмибез? Минем акырганны көтәсезме? Бик матурмы минем тавыш? Сандугач кебек мәллә? Ник эшләмисез? Ник бераз хурланмыйсыз? – Ул сорауларына җавап көткәндәй тынып торды. – Миңа да җиңел түгел. Һәркемнең имзасын, печатьле кәгазен алыр өчен, бер пот тоз ашарга кирәк. Башны тилегә салып йөреп кенә бирмиләр акчаны. Бер мең акча колхоз рәисенең кесәсеннән дә төшеп кала. Әгәр, каладан кайтышлый, урман почмагында күбрәк җибәргән булса… Аннары мин алар өчен, взаиморасчётлар ясалып беткәч, югарыда йөрим. «Анда безнекен сызганнар икән, калдырсыннар инде, кул куегыз инде? Әйдәгез инде, иптәш Шишкин?» дигән булып, әкият сөйләп китәм. Әнә Идрис Юнысовичның күргәне бар минем ничек иттереп: «Кул куегыз инде, безнекеләрне үткәрегез инде?» – дип ялганлаганны. Ә сезгә кирәкми. Районга күпме налог кермәгән, күпме акчагыз янды. Утырып еларлык. Хәерченең лакее булып йөрибез. Мин Заһир Гаянович өчен дә барып алам. Әнә Нәфис абый бармый, алмый да. Мин бит «Байтирәк хәбәрләре» газетасының лакее түгел, газетада «Инеш» кооперативын мактап тора белгәч тә…

      Нәфис, исеме телгә алынгач, колакларын торгызды. «Инеш»леләр яхшы эшләгәч, аларны ничек күрмәскә кирәк?» – дип гаҗәпләнде. Бу юлы үзен телгә алмаслар инде дип уйлаган иде, әмма Тукбаев аны да читләп узмады. Нәфис