Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
дип, теге вакытта газетада бер мәзәк нәрсә бастырган иде ич ул. Ни, бер колхоз рәисенең көзге каршында үз-үзе белән сөйләнүе турында. Шул көлкене укыгач, нишләргә дә белмәгән. Мине мыскыллап язган, дигән, мин аны редакторлыктан барыбер кудыртам, дип җикеренгән. Моны миңа кодагый үзе әйтте. Ул чакта редакторны глава гына яклап калган. Тукбаев эшеннән китсә, шундый хәбәрләр дә йөри, редакторга районда көн бетәчәк, диләр.

      – Бетсә, – диде Хәтирә, әнисе сүзен элеп алып. – Газетада андый хатлар бастырып ятмас…

      Ләмига каршы төште:

      – И-и кызым, бу дөньяда берсе китсә, икенчесе табыла ул. Редактор китеп, кода үзгәрәме? Бер бәйләнчек гел бәйләнчек булып кала, моңа аның сәбәпләре табылып кына тора. Үзен хөрмәт итә белмәгән башканы да хөрмәт итә алмый… Бер сөйкемсез – гел сөйкемсез инде ул…

      Ләмига, артыгын ычкындырдым, ахры, дип, кызына карады.

      Хәтирә, ни дип уйларга да белмичә:

      – Хәзер өйгә кайткач нәрсә дип әйтәбез инде? – диде.

      – Нәрсә дисең? Редактор, юкка баш катырып йөрмәгез әле, дип әйтте, диярбез.

      – Әтинең тагын ачуы кабарыр инде.

      – Кабарса кабарыр…

      – Олы башымны кече итеп сөйләшмим, дияр.

      – Дисә дияр. – Ләмиганың ачулы йөзенә кызыллык йөгерде. – Ул әйтә дип үлеп булмый бит инде. Каян килгән патша?! Әллә кем булганнар…

      Кызы эндәшмәде. Ләмига янә уйларга чумды: «И-и Алла, шушындый көннәргә калып, Байтирәк урамнарында ыстырам булып йөр инде… Тормышларының башы ук ниндидер ризасызлыктан, өнәмәүдән башланган иде, ахыры ничек булыр тагын?! Янәсе, алар абруйлы, дәрәҗәле. Киленнең бар яктан килгәне, акыллы булуы, үзләренә тиңе кирәк. Эчләре поша, җае чыккан саен, кызны кимсетергә, рәнҗетергә исәпләре. Минем кызым әрәм әле аларга, үзләре адәм рәтле булсалар иде. Янәсе, алар – бай, дәрәҗәле гаилә. Кай төше мактаулы Хамайныкыларның?.. Ул дәҗҗал гомере буе кеше каргышы җыйган, гөнаһсыз кешеләрне тереләй күмдереп, бар, мактаулы, изге булырсың. Аңа каян килсен изгелек? Мулла битлеген киеп, кеше хакын ашап, суширмәлеләрне дер селкетеп тор да аңардан миһербан-шәфкать көт, булмаганны. Намуслы бәндә, сугыштан качып, Курбаш урманының Әҗәл елгасында качып ятмый ул. Үзбәкстан далаларына да китеп котылмый. Сугышлар тынгач, монда кайтып, авыл Советына кереп ояла да тагын әллә кемнәрне җәберлә, тол калган хатыннарның артын чәбәкләп йөр… Җирбит! Хәзер туксанга җитеп үлә алмый, урын өстендә каһәрләнә. Әле ул да шушы килен хәстәрендә тора, кимсетерлек кызмы ул? Әрәм әле ул аларга, әрәм…»

      Бу вакытта алар Байтирәк ашханәсе турына килеп җиткәннәр иде. Тукталышта күрше Укчы авылыннан Нәзирә очрады. Ул больницадан дәваланып чыгып килә икән. Ябык чырайлы, кечкенә гәүдәле Нәзирә тагын да тартыла төшкән, йөзе көлсу төскә кергән иде.

      – Исәнмесез, Ләмига апа! – диде ул танышларын үз итеп.

      – Исәнмесез, Нәзирә!

      – Авылга кайтасызмы?

      – Юк әле, соңрак кайтам. Монда кызларыма килгән идем… Син автобус көтәсеңме?

      – Әйе, нишләптер килми. Бер автобус туктамый узып китте. Гомер-гомергә шушында булган автовокзалны