Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
куйды да, хәлсезлеген сиздереп, башын читкә борды… Ләмига аны бүтән борчырга теләмәде. Шушы авыр тынлыкта Хамайны кинәт кенә ташлап чыгып китәргә аяклары тартышкандай итте. Аннары ул читенсенеп кенә ишеккә юнәлде.

      Ләмига, ишегалдына чыккач, иркен сулап куйды. Киявенең капка төбенә кайтып туктаган «девятка» машинасы аны Курбашка илтергә көтә иде…

      Нәләт

      Иске өйдә ялгызы калган Хамай янә саташты. Ул арып йончыган, тынгысыз халәтеннән котылырга теләгәндәй, талпынып-талпынып алды. Җаны уйнаудан саны вакыт-вакыт көзән җыерып тартышты, калтыранды. Курку катыш күзләрен ачкач, ул бераз тынып, сәерсенеп торды. Аннан, бар гасабилануларыннан котылырга теләгәндәй, кабат күзләрен йомды. Шунда ук янә күз алдында төрле сурәтләр пәйда булды. Әллә нинди йөзләр гәүдәләнде. Аңа усал гына карап узалар, авылдашлары аңардан йөз чөерә, кайберләре күрмәмешкә салышып китеп бара. Әллә каян гына Шабай, аның хатыны Сәрмәния пәйда була… Ул ара да булмый, Аксу болыны буйлап атлар чабышып чыга һәм алар, уйнаклый-уйнаклый, Суширмә ягына китеп баралар. Әнә төркемнән аерылган бер ат колакларын торгызып туктап калды, ал аякларын күтәреп, бөтен җиһанга кешнәп җибәрде. Ярсуларын баса алмыйча, җирсенеп, офыклар артына китеп югалды… Бу бит аның «югалган» аты, әле һаман исән микән ул?.. Кыбырсынган Хамайны тагын әллә нинди йөзләр күзәтте. Аннан барысы да юкка чыкты, янында, җан кыярга килгән газраилдәй, бер кара шәүлә торып калды.

      Ул куркынып сорап куйды: «Бу кем?» Җавап ишетелмәде. Кара шәүлә бармак янап телгә килде:

      – Йә, җавап бир, бәдбәхет?.. Шамай башына син җиттеңме? Син, син. Аның яраткан хатыны Сәрмәния гомерен син кыйдыңмы? Син, син. Дәшмә, кирәкми. Аларның нарасый балаларының гомерен син өздеңме? Син, син…

      Коты очып өнсез калган Хамайның саны дерелдәп калтыранды.

      – Син кем?! Хәйбулмы?!

      – Дәшмә, хаин!..

      Кара шәүлә, яшен уйнатып, чыбыркы шартлатты. Кара шәүлә урынында атка атланган Хәйбул торып калды, һәм ул дәвам итте:

      – Син Шәехне дә кабергә күмеп үтерәсе идең, әгәр ул малай арыш арасына качып котылмаса… Абыем Шабайга, ат урладың дип, ник яла яктың, хәсис?.. Ат кирәк булдымы сиңа? Мә ат, үземнекен бирәм. Тик туганнарымны кайтарып бир…

      – Юк, миңа хәзер ат та, берни дә кирәкми… Зинһар, тимәгез миңа?!

      – Мин сиңа тимим, кагылырга да җирәнәм. Син, хәсис, үз-үзеңә тияргә тиешсең…

      – Ничек?

      – Анысы үз гамәлең… Синең ише кабахәт җанны җир күтәреп йөрергә тиеш түгел. Юк, юк! Син – корбан! Намусың корбаны…

      – Мин мондый эшкә бара алмыйм, гөнаһысыннан куркам…

      – Ерткыч бәндә гөнаһтан куркамыни? Җинаять кылганда, мине төрмәгә тыктырганда, ник курыкмадың?

      – Ялгышлык булган…

      – Ялгышлык?! Андый ялгышлыкларны кичереп булмый…

      – Миңа нишләргә соң?

      – Шәһит кит…

      Хәйбул, сиңа башкача котылу юк дигәндәй, Хамайга үтергеч карашын ташлады һәм чыбыркысын яшендәй уйнатып шартлатты да ак аргамак өстендә, тузаннар туздырып, Акширмә урманы ягына очып күздән